“Уңайлы мохит” уңайлы булырмы?
Якын киләчәктә мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның проблемалары күпкә кимиячәк: Татарстан Тверь, Саратов өлкәләре белән берлектә узган ел кабул ителгән "Уңайлы мохит" программасында ике ел эксперимент рәвешендә катнаша. НИКОЛАЙ МИХАЙЛОВ Киләсе елдан Россиянең барлык төбәкләре дә аны тормышка ашыруга керешәчәкләр. Ул 2011-2015нче елларны үз эченә ала һәм аңа бюджеттан 49227 миллион сум...
Якын киләчәктә мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның проблемалары күпкә кимиячәк: Татарстан Тверь, Саратов өлкәләре белән берлектә узган ел кабул ителгән "Уңайлы мохит" программасында ике ел эксперимент рәвешендә катнаша.
НИКОЛАЙ МИХАЙЛОВ
Киләсе елдан Россиянең барлык төбәкләре дә аны тормышка ашыруга керешәчәкләр. Ул 2011-2015нче елларны үз эченә ала һәм аңа бюджеттан 49227 миллион сум акча бүлеп бирү каралган. Гамәлгә ашырылачак чаралар мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен илдә яшәүче барлык кешегә каралган мәгълүмат, элемтә, транспорт һәм башка хезмәт күрсәтүләр буенча уңайлыкларны үстерүгә юнәлтелгән. Проект мәгариф, сәламәтлек саклау, спорт, транспорт, мәдәният, элемтә һәм мәгълүмат тармакларына, торак фондына кагыла. Районыбызда яшәүче 4133 инвалид өчен (аларның 275е балалар, шуларның 25е - коляскалы, зурлар арасындагы беренче төркемгә кергән инвалидларның 62се - коляскалы) уңайлыклар тудырылырмы? Язмыш тарафыннан коляскага беркетелгәннәр, көмәнле хатын-кызлар, кечкенә балалары салынган арбалар белән йөрүче әти-әниләр, өлкән яшьтәгеләр өчен шәһәребездәге социаль объектларга, кибетләргә, учреждениеләргә керүне җиңеләйтү максатында моннан берничә ел элек омтылыш ясалган иде. Ул, нигездә, пандуслар ясаудан ерак китмәде. Кызганычка каршы, алар бармы-бар принцибына гына корылганнар иде. Ул пандусларның күпчелегеннән сәламәт кешеләргә дә күтәрелүе җиңел түгелдер. Дөрес, соңгы елларда аларны яңа йортларның керү урыннарына ясый башладылар. Тик кайберләре текәрәк. Андыйлары кыш көннәрендә шул ук коляскалылар, аз мобильле гражданнар өчен җәфага әверелә. Хәзерге вакытта төзелеп килүче, киләчәктә тапшырылачак йортларда моңа тиешенчә игътибар бирерләр, дип ышанасы килә. Бүгенге көндә программа таләпләренә агымдагы елда файдалануга тапшырылган мәшгульлек үзәге белән шәһәрдәге 3нче санлы мәктәп кенә җавап бирә. Соңгысында инвалид булып туган Айнур Мөхәммәтшин укый. Әлеге белем бирү учреждениесе ачылганчы ул 4нче санлы мәктәптә дистанцияле белем алган. Кечкенәдән үк мәктәптә яшьтәшләре белән укырга хыялланган малайга теләгенә ирешер өчен җиде ел вакыт кирәк булган. Чөнки элек объектларны төзегәндә мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең ихтыяҗлары кайгыртылмады. Ә хәзер Айнурны иртән машина белән өеннән барып алалар. Мәктәп эченә узуга, аны баскычтан алып менә торган махсус җайланма көтеп тора. Коляскасын шуңа урнаштыргач, егетне икенче катка алып менүне мәктәптәшләре дә, техник хезмәткәрләр дә, укытучылар да үзләре өчен артык мәшәкать дип санамыйлар. Киләчәктә белем бирү учреждениеләрендә аның кебекләр артырга мөмкин. Чөнки проектта инвалид балаларга керү, чыгу урыннарыннан, бинада йөрү өчен тудырылган уңайлыклардан тыш, мәктәпләрне махсус белем бирү әсбаплары, компьютер җиһазлары белән тәэмин итү дә күз уңында тотыла. Айнур яши торган йортның икенче подъездында да программа кысаларында эшләр бара. Егеткә подъезд эченә кергәч, берничә баскычны үтәргә кирәк. Аны да коляскасы өчен җайлы итеп ясауларын тели ул. Кыш җитүгә күпчелек подъезд төпләрендәге карның көрәлмәвенә зарланалар. Әлеге проблеманы торак милекчеләре ширкәтләре хәл итәргә тиеш, югыйсә. Район үзәк хастаханәсенең "Ашыгыч ярдәм" күрсәтү хезмәткәрләре кайбер йортларның ишегалларына үтә алмыйлар. Чөнки керү юлларына таш чәчәк савытлары, плитәләр, яисә башка авыр әйберләр куелган. Ә бит аларга шундый кимчелекләргә ия булган өйләрдә яшәүче инвалидларның чакыруы буенча да килергә туры килә. Мисал өчен Төзүчеләр урамындагы 1нче санлы йортны китерергә мөмкин. Соңгы елларда шәһәребезнең йөзенә үзгә бер матурлык биргән тротуарларның урамнар белән кисешкән урыннары да коляскалы инвалидлар, аз мобильле гражданнар өчен яраклаштырыла башлады. Бүгенге көндә Мамадышта шундый 26 урын бар. Аларның 10ысында эшләр төгәлләнгән. Кисешкән җирдә текәрәк урыннар кистереп алынып, тәбәнәкләндерелә. Авыш урыннарга, кешеләр таеп егылмасыннар өчен, сырлы тактиль такталар җәелде. Бүгенге көндә коляскалы инвалидлар яши торган 12 йортның подъездларында уңайлыклар тудыру дәвам итә. Районның халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы Миңнегөл Муллаәхмәтова сүзләренә караганда, югарыда телгә алынган чаралар өчен 2,4 миллион сум акча тотылачак. Район үзәк хастаханәсендә дә уңайлыклар урамнан башланачак. Аерым капка ясала, махсус юл сузыла. Кабул итү бүлеге белән гомуми практика табиблары бүлеге арасында мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен санузел эшләнә. Хастаханәдә әлеге һәм башка уңайлыклар 2 миллион сумга төшәчәк. Шәдчедәге өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар өчен махсус торак йортта да программада каралган таләпләрне үтәүгә җитди карыйлар. Бүгенге көндә 2,5 миллион сумлык җиһазлар, башка кирәк-яраклар юнәлтелгән инде. Проект башка категория инвалидларның мәнфәгатьләрен кайгыртуны да үз эченә ала: учреждениеләрдә чакыру төймәләре, аралашу чаралары көйләү, машиналарны урнаштыру, автобус тукталышларында мөмкинлекләре чикләнгәннәр һәм аз мобильле гражданнар өчен махсус урыннар булдыру, начар ишетүчеләр өчен ишетү мөмкинлеген арттыра торган җиһазлар кую һәм башка чаралар. Шунысын истән чыгармаска кирәк: һәр тармак үзенең бинасында, территориясендә санитар нормаларга һәм тиешле кагыйдәләргә җавап бирерлек шартлар тудырырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев