Тынычлык һәм гармония өчен
"Гармониянең Бөтендөнья Йөгерүе" интернациональ факел эстафетасында катнашучылар-Мамадышта. Кичә муниципаль районыбыз чиген узып кергән йөгерешчеләргә безнең спортчылар да кушылды. Бүген алар шәһәребездәге Мәңгелек ут янындагы Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митингта катнаша. 70 мең чакрым тәшкил иткән эстафета маршруты Җир шарының бөтен кыйтгалары буйлап үтәчәк, 100дән артык илне берләштерәчәк. Аңа агымдагы...
"Гармониянең Бөтендөнья Йөгерүе" интернациональ факел эстафетасында катнашучылар-Мамадышта. Кичә муниципаль районыбыз чиген узып кергән йөгерешчеләргә безнең спортчылар да кушылды. Бүген алар шәһәребездәге Мәңгелек ут янындагы Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митингта катнаша. 70 мең чакрым тәшкил иткән эстафета маршруты Җир шарының бөтен кыйтгалары буйлап үтәчәк, 100дән артык илне берләштерәчәк. Аңа агымдагы елның апрель аенда Нью-Йорк шәһәренең Берләшкән Милләтләр Оешмасы штаб-фатиры каршыннан старт бирелгән иде, финиш Лондонда булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев