“Теләгән кеше таулар күчерә ала”
Мондый сүзләрне акчалы, бай кешеләр әйтсә, исең дә китмәс иде. Андыйларның таулар күчерә алулары бәхәссез, анысы. Ә менә аларны гади бер авыл кешесеннән ишетүе иллә дә мәгәр рәхәт. Кече Сонда яшәүче Хәнәфи Яруллин белән әңгәмәбез вакытында, ул бүгенге көндә авыл бетә, аның киләчәге юк, яшьләр калмый, дигән моң-зарга карата үзенең...
Мондый сүзләрне акчалы, бай кешеләр әйтсә, исең дә китмәс иде. Андыйларның таулар күчерә алулары бәхәссез, анысы.
Ә менә аларны гади бер авыл кешесеннән ишетүе иллә дә мәгәр рәхәт. Кече Сонда яшәүче Хәнәфи Яруллин белән әңгәмәбез вакытында, ул бүгенге көндә авыл бетә, аның киләчәге юк, яшьләр калмый, дигән моң-зарга карата үзенең мөнәсәбәтләрен белдерде. -Тормыш итәр, яшәр өчен кешегә мең дә бер төрле шөгыль, мөмкинлек бирелгән. Иренмә, эшлә генә. Китереп биргәнне көтеп ятсаң, ярык тагарак янында утырып калуың бар. Аннары бүгенге яшьләрдә артык көч түкмичә акча эшләү теләге көчле. Маңгай тиреңне агызмыйча табылган акчаның бәрәкәте юк аның. Бер шөгыль, һөнәр үзләштер дә, шул юнәлештә эшлә дә эшлә,-ди ул. Хәнәфи кече яшьтән умартачы булырга хыялланган. Нәселләрендә умартачылар да юк. Ләкин ул 1990нчы елдан әлеге һөнәргә зур үҗәтлек белән тотына. Бүгенге көндә аның бакчасында 150 баш умарта бар. Аларның саны быел егермегә артыр дип көтелә. Бал җитештерүдән тыш, ул корт аналары, пакетлар сата. Кышын остаханәсендә умарталар ясый. Боларга вакыт күп сарыф итә әлбәттә. -Умарталыктан бит елы ничек килүгә карап уңыш алына. Бер елны начар килергә мөмкин. Димәк, табыш аз булачак. Ләкин мине ул кызыксындырмый хәзер. Сөбханалла, йорт-җирем җитеш, техникам бар, аста гараж, өстә остаханә булган ике катлы бина төзедем. Балаларымнан игезәк кызларым башлы-күзле булдылар. Унынчы сыйныфта укучы улым Ниязга да кече яшьтән "умартачылык җене" кагылды. Тормыш иптәшем Ләйсирәгә дә рәхмәт, һәрвакыт аның ярдәмен тоеп торам. Максатыбыз зур акчалар артыннан куу түгел, шушы һөнәрне гомер буе дәвам итү,-ди әңгәмәдәшем. Ә бит четерекле бу шөгыльне үзләштерү өчен махсус белем, практика да кирәк. Хәнәфи барысына да үзлегеннән өйрәнә. Хәзер умартачылык буенча күпләргә киңәш-табышлары белән ярдәм итәргә әзер. Бакчадагы теплица да үзенә җәлеп итте мине. Бер сотый чамасы мәйдан биләгән әлеге корылмада эш февраль аеннан башлана икән. Табыш чыганагы итеп карамый аңа аның хуҗасы. -Умарталарга тотынганчы, вакыт бушка узмасын, дип тотабыз,-ди ул. Моннан ун ел элек тотынган ул теплицага. Утын ягып җылытсалар да, кул селтәмиләр Яруллиннар. Ике ел элек газ кертелә. Инде 400 килограммнан артык кыярны күрше авыллардагы кибетләргә таратканнар. Көн саен 15-16шар килограмм уңыш җыеп алына икән. Кешеләрнең бакчаларында әлеге төр яшелчә өлгерүгә, аның урынын помидор билиячәк. Әлеге шөгыльнең зыяны да сизелми, кереме дә, иш янына куш булырдай гына. Үз хезмәтеннән, тормышыннан тәм һәм ямь табучы, яшәешебезнең "начарлануында" кемнедер гаепләп, тырнак астынна кер эзләп утыручыларны сөймәүче Хәнәфи яныннан киткәндә, башымда, менә бит ата-анасының пенсиясенә яшәп ятучы типсә тимер өзәрдәй ир-егетләргә, тормыш авырлыгыннан "кайгырудан" аракы шешәсенә ябышканнарга үрнәккә куярлык кеше кайда дигән фикер туды.
Николай Михайлов
Хәнәфи Яруллин теплицасында. Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев