Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Татарстан иганәчелегенең иң күркәм гадәтләре буенча

"2012нче ел иганәчесе" исеменә республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узды Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, РТ Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов һәм башка рәсми затлар катнашты. "2007нче елны Минтимер Шәймиев...

"2012нче ел иганәчесе" исеменә республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узды Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, РТ Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов һәм башка рәсми затлар катнашты. "2007нче елны Минтимер Шәймиев тәкъдиме белән башланган конкурс даими һәм популяр вакыйгага әйләнде. Татарстан иганәчелеге массакүләм иҗтимагый күренеш хәзер. Иганәчелекнең социаль дәрәҗәсен күтәрү өчен соңгы елларда безнең тарафтан күп эшләнде,"-дип билгеләп үтте үзенең чыгышында республика Президенты. Ул 2012нче елда гадәти акцияләр генә түгел, яңа иганәлек чаралары да тормышка ашырылуын искә төшереп узды. "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында аз тәэмин ителгән гаиләләрдән 29 мең 814 яшь татарстанлыга мәктәпкә әзерләнергә иганәлек ярдәме күрсәтелгән. Бу максатларда кертелгән гомуми сумма 15,4 миллион сум тәшкил итә. 2012нче елда "Шәфкатьле телефон" дип аталучы яңа иганәлек проекты эшли башлады. "Тревога кнопкасы" көйләнгән мобиль элемтә чаралары белән 2,5 мең ялгыз пенсионер тәэмин ителде. Ул халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең инновацион формасына әйләнер дип ышанам,"-диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләре буенча, Татарстан соңгы еллар дәвамында тәрбиягә алган гаилә институтына ярдәм күрсәтә. Бүгенге көндә андый гаиләләрдә 11 меңнән артык бала тәрбияләнә. Бу-ятим балаларның 91 проценты. 7 һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган бала тәрбияләнүче гаиләләргә булышу максатыннан, Иганәлек ярдәме күрсәтү буенча республика советы тарафыннан "Олы гаилә" акциясе үткәрү турында карар кабул ителгән иде. Әлеге акция кысаларында Мамадыш районыннан җидедән артык бала тәрбияләп үстерүче, аларның күбесе тәрбиягә алынган балалар булган ике гаилә 25нче март көнне "FIAT DUKATO" автомобильләре алдылар. Шәфыйковлар гаиләсенә бүләк машина ачкычларын "Таиф" төркеме генераль директоры Альберт Шиһабетдинов тапшырды, ә Башковлар гаиләсен котларга сәхнәгә "Челтәр компаниясе" ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев чыкты. Аналарның җилкәсенә кыйммәтле туннар салынды. Ике сәгать дәвамында бүләкләр "Олы һәм урта предприятиеләр", "Кече бизнес предприятиеләре", "Шәхси эшмәкәрләр", "Коммерцияле булмаган оешмалар", "Физик затлар", "Иганәлек фондлары", "Мәгълүмат чаралары" номинацияләрендә тапшырылды. Соңгы номинациядәге җиңүчеләр исемлегендә "ТАТМЕДИА" ААҖнең "Нократ" ("Вятка") мәгълүмат-матбугат филиалы да бар. Филиал директоры Светлана Хановага бүләкне ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм югары технологияләр өлкәсендәге "ИТ-парк" Технопаркы директоры Динар Насыров тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев