"Арпаның килограммы 6 сумга төшкәндә, кукурузныкы 2 сум гына икән, аның терлекчелекне күтәрүгә хәлиткеч этәргеч бирәсен күреп торасыз. Мөмкин кадәр күбрәк бөртеккә суктырып алып, яньчетеп, базга салып куйсагыз, отачаксыз," - диде республика Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов "АПК "Азык-төлек программасы" җәмгыяте базасында үткәрелгән республика семинарында.
Районыбызның әлеге...
"Арпаның килограммы 6 сумга төшкәндә, кукурузныкы 2 сум гына икән, аның терлекчелекне күтәрүгә хәлиткеч этәргеч бирәсен күреп торасыз. Мөмкин кадәр күбрәк бөртеккә суктырып алып, яньчетеп, базга салып куйсагыз, отачаксыз," - диде республика Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов "АПК "Азык-төлек программасы" җәмгыяте базасында үткәрелгән республика семинарында.
Районыбызның әлеге хуҗалыгы кукурузны бөртеккә игү белән беренче ел гына шөгыльләнми инде. Быел аны 750 гектардан артык силоска салу, 400 гектар-суктырып алу өчен чәчкән булганнар. Бөртеккә үстерелгәненең дә күп өлеше суктырылган инде.
-Һәр гектардан 50шәр центнер уңыш алабыз,-ди хуҗалыкның баш агрономы Әлфәт Талипов. Бу бит-быелгысы корылыклы, сабан культураларын июнь һәм июль кояшы көйдергән елны!
Ашлык басудан 32 процент дымлылыкта кайта. Бу кадәр массаны ындыр табагында тиз генә киптереп бетереп тә булмый. Шуңа күрә галимнәр һәм министрлык вәкилләре аны янчетеп базга салырга тәкъдим иткәннәр.
-Кукурузны бөртеккә суктыру һәр гектардан азык берәмлеген 1,8 тапкыр күбрәк алырга мөмкинлек бирә. Аны ашатып, сөтне 2,3 тапкыр арттырырга мөмкин. Кукурузның бер гектарына иң күбе 12 мең сумлык чыгым китә. Аның үзкыйммәте башка ашлык культураларына караганда бер ярым тапкыр кимрәк чыга,-ди министр урынбасары Илдус Габдрахманов.
Семинарда катнашучылар "АПК "Азык-төлек корпорациясе" җәмгыятенең тәҗрибә участогында да булдылар. Анда быел кукурузның утыз төрле сорты чәчелгән булган. Министрлыкның бүлек начальнигы Илдус Вәлиев аларның һәркайсыннан нинди уңыш алынуы, үзенчәлекләре белән таныштырды. "АПК "Азык-төлек программасы" үзе силоска кукурузның "РОСС-199", французлар чыгарган "Дельфин", бөртеккә "РОСС-140", "Кубанский-101" сортларын чәчкән булган. Кунакларга кукурузны "ДОН-1500", "Нью Холланд", "Клаас Тукано" комбайннары белән суктырып күрсәттеләр. Кабат терлекчелек комплексында кукурузны яньчетеп (плющение) һәм ваклатып базга салу технологиясе күрсәтелде. "Ваклаткач, масса тыгызрак урнаша. Һава калмый, яхшырак һәм озаграк саклана. Массаны ай ярымнан ашата башларга була. Ике ай тотсаң, тагын да яхшырак. Болай эшләгәндә аның мал организмы тарафыннан үзләштерелү дәрәҗәсе дә күтәрелә,"-диләр галимнәр. Премьер-министр урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хуҗалыкта эшләрнең оештырылышыннан канәгать калды. Башкаларны да кукуруз белән җитди шөгыльләнә башларга чакырды ул.
Кунаклар терлекчелек комплексы белән дә танышып чыктылар. Хуҗалык бүгенге көндә мең сигез йөз баш сыердан кырык ике тонна сөт тапшыра. Киләчәктә сыерлар санын өч мең ярымга җиткерергә исәплиләр.
-Катнаш азык компонентларына рапс, соя һәм ЖМЫХны гына сатып алам. Башкалар бөтенесе үзебезнеке,-ди инвестор Рифат Мотыйгуллин.
Яңа терлекчелек корпуслары да җиткерә башлаган ул. Киләчәкне уйлап эшләгәне күренеп тора.
Минневәрис Мингалиев
Нет комментариев