Районда 22 кеше наркотиклар кулланучы буларак исәпкә куелган
Наркомафия кайдадыр еракта, дип алданып йөрмик. Ул әллә кайчан Мамадышка кармавычларын батырды инде. ВӘРИС ГАЛИ Быел Россия Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге сводкаларында полиция хезмәткәрләренең наркотиклар кулланган кешеләрне ачыклаулары турындагы хәбәрләр ешайды. Мамадышта гына түгел, авылларда да бар икән алар. -Наркотиклар куллануның 7 очрагын ачтык,-ди җинаятьләрне эзләү бүлекчәсе оперуполномоченные Эдуард...
Наркомафия кайдадыр еракта, дип алданып йөрмик. Ул әллә кайчан Мамадышка кармавычларын батырды инде.
ВӘРИС ГАЛИ
Быел Россия Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге сводкаларында полиция хезмәткәрләренең наркотиклар кулланган кешеләрне ачыклаулары турындагы хәбәрләр ешайды. Мамадышта гына түгел, авылларда да бар икән алар.
-Наркотиклар куллануның 7 очрагын ачтык,-ди җинаятьләрне эзләү бүлекчәсе оперуполномоченные Эдуард Алексеев.
Кама урманчылыгы бистәсенә шушы араларда гына рейд белән чыккач, шикләнү тудырган берничә кешене алып кайткан булганнар. Экспертиза дүртесенең наркотиклар кулланганын ачыклаган. Наркомания, шулай итеп, районыбызда да тамырларын елдан-ел тирәнрәк җибәрә.
Рәсми мәгълүматлар буенча, бүгенге көндә бездә 22 кеше наркотиклар кулланучы буларак исәпкә куелган. Аларның 11е-беренче тапкыр кулланганнан соң исәпкә алынганнар. Алар ай саен хастаханәдә тикшеренү узалар, ел дәвамында башка наркотик матдәләр кулланганнары ачыкланмаса, исәптән төшереләләр. Бу категориягә керүчеләрдән былтыр 10 кеше исәптән алынган булган, яңадан 7 кеше куелган. Шулай итеп, чын наркоманга әйләнгәннәр - 11 кеше!
Моңа Дегетледәге колониядә утыручылар керми әле. Әмма бу-айсбергның өске, күзгә күренгән өлеше генә. Наркоманнар саны фактта дүрт-биш тапкыр күбрәк булырга мөмкин. Моны районның баш наркологы Илсур Аппаков та раслый. Мамадышта наркотик матдәләрнең законсыз әйләнешенә каршы көрәш буенча районара бүлекнең бетерелүе дә тискәре йогынты ясамый калмагандыр. Бер көндә Кама урман хуҗалыгыннан наркотиклар кулланган дүрт кеше ятьмәгә эләгүе генә дә проблеманың зурлыгы һәм куркынычлыгы турында сөйли.
Наркомания-чир, афәт, диләр. Наркотик матдәләр кулланган өчен административ җаваплылык та каралган. Беренче тапкыр эләксәң, 4-5 мең сум штраф салалар. Ә өеңдә, машинаңда, кесәңдә наркотик матдәләр табылса, җинаять җаваплылыгына тарталар. Узган ел аларны саклаган өчен 7 кеше хөкем ителгән булган. Күбесе хөкем срогын шартлы рәвештә узса да, берсен утыртканнар.
Наркоманны ахырга кадәр дәвалап бетереп булмый, диләр табиблар. Безнең районнан да дәваланырга берничә кеше җибәрелгән булган инде. Нибары бер кеше учеттан төшерелгән. Ун ел дәвамында наркоманнар саны районыбызда ун белән егерме арасында тибрәлде. Болар бер үк кешеләр дип карарга кирәкми. 4-5 ел дәвамында кулланучылар 2-3 кеше генә. Элеккеләре үлеп беткән инде.
Элек наркотикларны яшьләр куллана, диләр иде. Хәзер бу категориягә керүчеләр арасында урта яшьтәгеләр дә бар. Бу-наркоманиянең тармакларын һаман саен киңрәк җәя баруы турында сөйли. Кеше сирәк йөргән урыннарда үсүче киндерне дә кулланырга өйрәнеп беткәннәр. Кышка аларны җыеп киптереп куялар икән. Ә җәй - мәк кайнатырга өйрәнгәннәр. Һәр наркоман үзенә иптәшкә ун-унбиш кешене тартырга мөмкин, диләр белгечләр. Киндердән көчлерәк наркотикларга күчә башласалар, аларны сатып алырга акча кирәк. Наркотик матдәләр сатучылар баерак гаиләләр балаларын махсус та наркотикларга бәйлелеккә кертәләр. Аларга марихуаналарын, опиумнарын сатып алучылар да кирәк бит.
Шуңа күрә, наркоманиягә каршы көрәштә җәмәгатьчелекнең ярдәме кирәк тә инде хокук саклау органнарына. Бу-үгетләү түгел. Һәркем ишек төбендәге фаҗиганең зурлыгын йөрәге белән аңласын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев