Муниципаль район Советы утырышында катнашканнан соң республика Премьер-министры урынбасары Юрий Камалтыновка: "Мамадышның киләчәген ничек күз алдына китерәсез?" - дигән сорау бирдек һәм ул: "Район киләчәктә алдынгылар рәтендә булыр, дип уйлыйм," - дип җавап бирде.
Муниципаль район Советының узган елгы социаль-икътисадый үсешкә йомгак ясый, алдагы елга бурычлар билгели торган утырышы бер...
Муниципаль район Советы утырышында катнашканнан соң республика Премьер-министры урынбасары Юрий Камалтыновка: "Мамадышның киләчәген ничек күз алдына китерәсез?" - дигән сорау бирдек һәм ул: "Район киләчәктә алдынгылар рәтендә булыр, дип уйлыйм," - дип җавап бирде.
Муниципаль район Советының узган елгы социаль-икътисадый үсешкә йомгак ясый, алдагы елга бурычлар билгели торган утырышы бер ел эчендә ирешкәннәрне тагын бер кат барлып чыга, алар белән дусларны һәм кунакларны таныштыра торган чак та ул. Быел безгә әлеге утырышка Татарстан Премьер-министры урынбасары Юрий Камалтынов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, якташыбыз Радик Ильясов, республика муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, республика Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды директоры Тәлгать Абдуллин, "Татспиртпром" генераль директоры Георгий Куприянов, "Средневолговодхоз" директоры Фоат Мөхәммәтшин һәм башка дәрәҗәле кунаклар килгәннәр иде. Алар өчен иң элек спирт заводының яңа цехы буенча кызыклы гына экскурция оештырылды. Ул спирт эшләү чималын, ягъни ашлыкны чистарту, эшкәртү, он итеп тарту, әчетү белән шөгыльләнәчәк. Барлык җиһазлар һәм чаннар күгәрми торган металлдан эшләнгәннәр. Ашлыкны чистарту, он итеп тарту җиһазлары Италиядән кайтарылган. Калганнары үзебезнең Россиядә эшләнгән. Цех хезмәткәрләре яңа җиһазларның икътисади яктан бик отышлы булуы турында сөйләделәр. Хәзергә ашлыкны әчетү өчен 140-150 градус җылылык кирәк булса, яңа цехта 90 градус та җитәчәк. Бу онны бик вак итеп тарттыру бәрәбәренә ирешеләчәк. Тәүлеккә 3000 декалитр (30 мең литр) спирт җитештереләчәк. "Спирт заводы белән беренче тапкыр танышуым алты яшьтә булган иде," - дип, балачак хәтирәләрен искә алды Юрий Зимелевич. Яңа цехта күп эшләрнең автоматлаштырылган булуына, азрак энергия тотылачагына сөенүен дә белдерде.
87нче һөнәри көллит мөгаллимнәре һәм студентлары белән очрашуда ул яшьләрнең алга таба кайда эшләргә җыенулары белән кызыксынды.
-Көллиттә белгечлек алып чыккан егетләрнең һәм кызларның яртысы киләчәктә Алабуга икътисади зонасында эшләячәк, - диде муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов. Студентларның бүгенге көндә районыбызның төрле предприятиеләрендә практика узуларын ишеткәч, сөенүен белдерде олы кунак. "Безнең студентларыбызны өйрәтә торган җиһазларыбыз хәзер Швецария дәрәҗәсендә,"-диде көллият директоры Николай Егоров. Кирпеч араларындагы измә калынлыкларын күрсәтә торган лазерлы җиһазлары да, эретеп ябыштырырга өйрәнгәндә кулланыла торган компьютер программасы да кунакларда зур кызыксыну уятты. Юрий Камалтынов укытучылардан: "Укучыларны ничек туплыйсыз?" - дип тә кызыксынды. Студентлар тимер-томырдан җыйган "Труженик" автомобиле, квадрацикл, кар чистарту җайланмасы кунакларның игътибарын бигрәк тә җәлеп итте.
Кунаклар "Мамадыш" совхозы бистәсенең Үзәк урамында җиткерелгән яңа йорттан тузган торак һәм социаль ипотека программасында катнашучыларга фатир ачкычлары тапшыру тантанасында да катнаштылар. Фатирларны үз күзләре белән күреп тә чыктылар.
-Үземнең беренче фатирымны 1986нчы елда алган идем. Өч бүлмәле булса да, гомуми мәйданы 60 квадрат метрдан аз гына артыгырак, кухнясы 8 квадрат метрлы иде,-дип хәтирәләре белән уртаклашты Юрий Зимелевич, Гөлназ һәм Руслан Юнысовларның яңа фатиры белән танышканда. Гөлназ балалар бакчасында тәрбияче булып, Руслан автосервиста эшли икән. Социаль ипотека программасына 65,6 квадрат метрлы ике бүлмәле фатир алганнар.
-Гаиләгездә һәрвакыт җылылык хөкем сөрсен, - дип, кунаклар аларга символик төстә микродулкынлы мич бүләк иттеләр. - Сезнең бурыч хәзер - күбрәк балалар үстерү, - диде ул.
Район мәдәният йортында район Советының 29нчы утырышына килүчеләрне халыкның кул эшләнмәләре, һәвәскәр рәсамнәрнең рәсемнәре күргәзмәләре каршы алды. Ә спорт залына РайПО, "Татспиртпром" һәм "Просто молоко" филиаллары районыбыздагы эшмәкәрләр җитештергән продукцияләрдән күргәзмәләр оештырылган иде. РайПО җитәкчесе Николай Волков кечкенә авылларга сәүдә белән чыгу өчен шушы араларда гына автолавка кайтуы, тагын шундый өч машина биреләчәге турында сөйләде. Узган көз генә нефть продуктлары предприятисе территориясендәге буш складларда "Мамадыш корыч профильләре" җәмгыяте оешкан иде. Калайнаы Магнитогорскидагы заводтан алып кайталар. Монда заказда күрсәтелгән дулкынлы һәм үлчәмле итеп кисеп бирәләр. "Безнең продукциягә сорау айдан-айга арта бара,"-диләр егетләр.
-Кибетләрдән гел "Вамин"ның эретелгән сырын сатып ала һәм яратып ашый идем. Соңгы вакытларда күрми башладым. Әллә чыгармыйсыз инде хәзер?-дип сорады Юрий Зимеллевич "Просто молоко" филиалы продукцияләре белән танышканда.
Рифат Мотыйгуллинның "АПК "Азык-төлек программасы" хуҗалыгына Америкадан нәселле таналар кайтаруы, бүгенге көндә 2000 баш сыердан илле тоннадан артык сөт савып алуы, фураж өчен кукуруз үстерә башлавы, былтыр әлеге хуҗалык базасында район җитәкчеләре һәм инвесторлар өчен республика семинары да үткәрелүе кунакларда зур кызыксыну уятты. Шәһәрдәге 3нче мәктәпнең медиаүзәгендә шөгыльләнүче укучыларның нинди тапшырулар әзерләүләрен, "Лего-робот" түгәрәгенә йөрүчеләрдән детальләрне каян алуларын сораштырдылар.
Муниципаль район башлыгы, райн Советы рәисе Анатолий Ивановның чыгышында узган ел районыбыз ирешкән уңышлар тирәнтен анализланды, авыл хуҗалыгындагы һәм сәнәгатьтәге үсешләр күрсәтелде, крестьян-фермер хуҗалыклары, гаилә фермалары санының арта баруы билгеләп үтелде. "Төзүсервис" җәмгыяте җиткерә торган яңа кирпеч заводы, эллеке "Сельхозтехника" территориясендә оештырыла торган җитештерү мәйданнары яңа үсеш перспективалары ача. Быел да алда суүткәргеч һәм электр линияләрен яңарту, чистарту корылмалары җиткерү, яңа балалар бакчасы салу, Нократ яр буен төзекләндерүне дәвам итү, эшмәкәрлекнең үсешенә ярдәм күрсәтү кебек зур эшләр тора. Доклад буенча фикер алышуларда катнашкан Тәкәнеш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Хәмизуллин, "Азык-төлек корпораңиясе" җәмгыяте җитәкчесе Слават Мисбахов, фермер Фирназ Хисмәтов районыбызда авыл хуҗалыгы тармагының һәм эшмәкәрлекнең үсештә булуын күрсәттеләр.
-Тулаем алганда, күрсәткечләрегез яхшы. Бигрәк тә социаль юнәлештә зур эшләр башкарасыз. Тузган торакны бетерү, халыкны фатир белән тәэмин итү сездә бик яхшы оештырылган. Мәгариф тармагы республикада иң яхшылардан санала. Президентыбыз эшмәкәрлекне үстерүне алгы планга чыгарырга куша. Сездә кече һәм урта эшмәкәрлекнең өлеше 27 процентка җиткән инде. Бу-бик яхшы. Авыл хуҗалыгында да үсеш күзәтелә. Сөт җитештерүдә 36нчы урыннан беренче унлыкка күтәрелдегез. Бүген җирлек башлыклары кече һәм урта бизнесны хәрәкәтләндерүче көчкә әйләнергә тиешләр. Мамадыш халкы-инициативалы. Шөгыльләнсәгез, бик күп нәрсәләргә ирешәчәксез, - диде Юрий Камалтынов.
Ахырдан Дәүләт бүләкләрен дә тапшырып китте ул. Татарстан Президенты Указы белән Югары Ушма авыл җирлеге секретаре Вәсимә Каюм кызы Нуриәхмәтова "Татарстан Республикасы җирле үзадарәсен үстерүдәге хезмәтләре" өчен медале, хезмәттәшебез, "ТАТМЕДИА" ААҖ "Нократ" матбугат-мәгълүмат филиалы баш мөхәрриренең дубляж буенча урынбасары Наталья Вениаминовна Якимова - "Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массокүләм коммуникацияләр хезмәткәре", муниципаль район башкарма комитетының территориалә үсеш бүлеге баш белгече Елена Николаевна Егорова - "Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы" Мактаулы исеме, "АПК "Азык-төлек программасы" ҖЧҖ башкарма директоры Раил Салих улы Фатыйхов - Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте белән бүләкләнделәр.
Нет комментариев