Кирпеч кенә ватачаклар
Кайда куркыныч, кайда югары хәрби күнекмә һәм физик хәзерлек, үз-үзеңне корбан итү һәм батырлык кирәк, алар шунда. Тормыш миссиясеме яки террорчылыкка каршы операциядә катнашумы-"Зәңгәр беретлар" һәрвакыт алгы сызыкта. 2нче август көнне Россиянең һава-десант гаскәрләре вәкилләре котлаулар кабул итте. Илебездә һава-десант гаскәрләре көне, гамәлдәге һәм запастагы хәрбиләрнең һөнәри бәйрәме буларак, зурлап...
Кайда куркыныч, кайда югары хәрби күнекмә һәм физик хәзерлек, үз-үзеңне корбан итү һәм батырлык кирәк, алар шунда. Тормыш миссиясеме яки террорчылыкка каршы операциядә катнашумы-"Зәңгәр беретлар" һәрвакыт алгы сызыкта. 2нче август көнне Россиянең һава-десант гаскәрләре вәкилләре котлаулар кабул итте. Илебездә һава-десант гаскәрләре көне, гамәлдәге һәм запастагы хәрбиләрнең һөнәри бәйрәме буларак, зурлап билгеләп үтелә. Еш кына әлеге вакыйгадан соң төрле массакүләм мәгълүмат чараларында "канатлы пехота" тарафыннан кылынган хулиганлык гамәлләре, сугышулар һәм тәртипсезлекләр турында мәгълүматлар пәйда була. "Безнең шәһәрдә яшәүчеләргә бернидән дә куркырга кирәкми,-дип тынычландыра десантчылар Евгений Куренин белән Фәнил Гыйззәтуллин.-Бездә бар да әдәпле һәм намуслы. Вакыйга алдыннан барыбыз бергә шәһәр паркында очрашабыз, шунда хәрби комиссар Андрей Синкевичтан котлау сүзләре яңгырый, бәйрәмнең ни рәвешле узачагын хәл итәбез. Фонтанда коену кебек даны чыккан гамәлләр безнең бәйрәм программасына кертелми. 2нче август-ул табигать кочагы, тәмле ризыклар, рәхәтләнеп сөйләшүләр, искә алулар, спорт эстафеталары. Әйе, кул белән кирпеч ватабыз! Күңелдә без барыбыз да яшь солдатлар. Гәрчә ул вакытта безнең җилкәләр күп авырлыкларны күтәрсә дә". Фәнил Гыйззәтуллин Баку, Таҗикстан, Югославиядәге хәрби бәрелешләрдә катнашкан, Евгений Куренин Чечен республикасында хезмәт иткән. Һава-десант гаскәрләре илебезнең кораллы көчләре тарихына якты битләрне аз язмады. Аларның Ватанга тугрылыклары, батырлыклары мәңгелек данга күмелгән. Десантчылар өлкән буында да, армиягә китәргә җыенучы яшьләрдә дә хөрмәт һәм соклану тудыра. Ә Ватан алдындагы бурычны үтәү мәҗбүри, дип саный Артур Миндубаев. Кайчандыр ул безнең шәһәргә Чистайдан күченеп килә, 2011нче елда, хәрбиләр теле белән әйтсәк, дислокация урынын алыштыра. Бүген егет Псков өлкәсендәге Кызыл Йолдызлы 104нче десант-штурм полкының үзйөрешле артиллерия дивизионында хезмәт итә. "Хәрби һава десантчылары сафын һәрвакыт тулыландырырга хыялландым, авыр сынауларга әзерләндем. Сигез ай хезмәтем чорында күп нәрсәне тәүге мәртәбә генә татыдым: парашюттан сикерү, ату, кырга чыгулар. Якыннарыма да карашым йомшарды, вакытка саграк һәм үземә таләпчәнрәк карый башладым. Тагын пилмәнне яратам, ул безгә һәр атнаның җомгасында гына тәти (көлә). Чын ир-егеткә, бигрәк тә десантчыга үтә алмаслык бер киртә дә юк. Әмма иртәнге сәгать алтыда тору, кичке унынчы яртыда яту һаман да авыррак бирелә әле. Туган ягымны, гаиләмне, дусларымны сагынам. Алар үзләрен "онытырга" мөмкинлек бирмиләр бирүен - еш кына телефоннан чылтыраталар. Минем белән Татарстаннан тагын 20 егет хезмәт итә. Һөнәри бәйрәмебезне Псковтагы машина төзүчеләр стадионына җыелып билгеләп үттек, үрнәк-күрсәтмә чыгышларда катнаштык, ә кичен безне бәйрәм табыны көтә иде. Алла боерса, быелның декабрь аенда хезмәт срогымны тутырып, туган ягыма кайтачакмын, ә икенче көнне үк өлкән десантчыларга кушылачакмын," - болар һәм башкалар турында Артур озаклап сөйли алыр иде, ләкин телефон элемтәсе кинәт өзелде. Ни әйтсәң дә, солдатның барысы да минутка салынган шул.
Гөлназ Кадыйрова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев