Ходай биргән байлыкны
Туризмны үстерү өчен Мамадыш төбәге өлгереп җиткән инде. Елгалар, күлләр, мәгърур чыршы-наратлы урманнар, тарихи урыннар - барысы да җитәрлек бездә. Районыбызда кече бизнесны үстерүнең йомгаклары тикшерелеп, аны тагын да киңрәк җәелдерүнең перспективалары өйрәнелде муниципаль район Советының чираттагы ундүртенче утырышында. Доклад белән чыгыш ясаган муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат...
Туризмны үстерү өчен Мамадыш төбәге өлгереп җиткән инде. Елгалар, күлләр, мәгърур чыршы-наратлы урманнар, тарихи урыннар - барысы да җитәрлек бездә. Районыбызда кече бизнесны үстерүнең йомгаклары тикшерелеп, аны тагын да киңрәк җәелдерүнең перспективалары өйрәнелде муниципаль район Советының чираттагы ундүртенче утырышында. Доклад белән чыгыш ясаган муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Дәрҗеманов сүзләренә караганда, бүгенге көндә 223 кече һәм микропредприятиебез бар. Аларның 218е икътисади актив исәпләнә. Шуларның 31 проценты сәүдә өлкәсендә, 19,2 проценты - авыл хуҗалыгында шөгыльләнә. 1023 шәхси эшмәкәребезнең 40 проценты сату-алу итә, 27 проценты - авыл хуҗалыгы өлкәсендә, 7 проценты төрле товарлар җитештерә. Быелның беренче яртыеллыгында районыбыз эшмәкәрләре тарафыннан 1 миллиард 27 миллион сумлык товар җитештерелгән, сатылган һәм хезмәт күрсәтелгән. Эшмәкәрлекнең юнәлешләре бездә дә күп төрле. Районыбызда хәзер унсигез җәмәгать туклануы предприятиесе эшли. (Моңа РайПО кафелары керми.) Быел "Апрель" кафесы ачылды. Утыз ике предприятие халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтә. Егерме шәхси эшмәкәр такси хезмәте күрсәтүгә рөхсәт рәсмиләштергәннәр. Эшмәкәрләрдә хезмәткә яраклы халыкның унсигез проценты эшли. Иң уңышлы предприятиеләр булып Рифат Мотыйгуллинның колбаса һәм кондитер эшләнмәләре цехлары, "Радуга" җәмгыяте, "Вятский" агач эшкәртү комбинаты, "Мамадыш промкомбинаты" исәпләнә. 2009-2011нче елларда 78 эшмәкәр 34,4 миллион сумга 78 грант откан булганнар. Алар тарафыннан алты айда 45 миллион сумлык товар җитештерелгән һәм хезмәт күрсәтелгән. "Эшмәкәрләргә эшчәнлекләрендә һәр төрле ярдәмне күрсәтәчәкбез," - диде муниципаль район Советы рәисе Анатолий Иванов. Фикер алышуларда катнашкан шәхси эшмәкәр Рөстәм Мостафин предприятиесен 2009нчы елны "Кондор 1-90" блоклар һәм тротуар плитәләре ясау җайланмасына грант отып оештырган булган. 2010нчы елны 40 мең блок эшләгән булсалар, узган ел җитештерүчәнлекләрен 60 меңгә җиткергәннәр. Максатлары - кыш көне дә тоткарлыксыз эшли алырлык яңа цех салу. Җитештерүчәнлекләре үсә барган саен, яңа эш урыннары да барлыкка килә. Халык өчен шунысы мөһим бит. Эшмәкәрлекнең тагын бер яшь һәм перспективалы юнәлеше -районыбызда туризмны үстерү максатчан программасының үтәлеше дә тикшерелде утырышта. Докладчы-район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнова сүзләренә караганда, "Мамадыш - икенче Париж..." брендын үстерү өчен безгә күп эшләргә кирәк әле. "Туристик үзәк"нең логотибына конкурс игълан итү мәсьәләсен дә күтәрде ул. Районыбызда туризмны үстерү өчен урыннар шактый. Урта Кирмәндәге Изгеләр чишмәсе, Берсут урманнары һәм Чулман елгасы буе, Соколка -шуларның берничәсе генә. Чаңгы, велосипед юллары да оештырырга була. Теләк булса барысын да эшләргә мөмкин икәнен Наил Галәүев мисалы да раслый. Ташлы авылда крестьян-фермер хуҗалыгы оештырган иде ул. Буа буып, мунча җиткереп, ял урыны эшләгән. Клиентлар ял итәргә килергә сорап еш шалтыраталар, ди. Утырышта чыгыш ясаган "Туризм үзәге" җитәкчесе Сирень Ибраһимов Франциядәге Провен шәһәре мэры киңәшчесе Бруно Барон Рено белән элемтә урнаштырулары турында әйтеп узды. Урманчы авыл җирлеге башлыгы Анатолий Ильин да туризмны үстерү өчен Берсут төбәгендә мөмкинлекләрнең бик күп булуы турында сөйләде. Ундүртенче утырышта барысы унбер мәсьәлә тикшерелде һәм карарлар кабул ителде. Минневәрис Мингалиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев