"Трудовик-орлык" агрофирмасы да, "АПК "Азык-төлек программасы" җәмгыяте дә язгы культуралар чәчүне күбрәк акча кертү юлларын күз алдында тотып оештыралар.
"Трудовик-орлык" агрофирмасы быел язгы кыр эшләрен былтыргыдан берничә көнгә алданрак төгәлли. Чәчүгә дүрт агрегат чыгарганнар иде. Алексей Журавлевны Вершина басуында очраттык. Бодай чәчә иде ул. "Т-215 КамАЗ" тракторына ун метр ярымлы...
"Трудовик-орлык" агрофирмасы да, "АПК "Азык-төлек программасы" җәмгыяте дә язгы культуралар чәчүне күбрәк акча кертү юлларын күз алдында тотып оештыралар.
"Трудовик-орлык" агрофирмасы быел язгы кыр эшләрен былтыргыдан берничә көнгә алданрак төгәлли. Чәчүгә дүрт агрегат чыгарганнар иде. Алексей Журавлевны Вершина басуында очраттык. Бодай чәчә иде ул. "Т-215 КамАЗ" тракторына ун метр ярымлы "СКП-2,1" чәчкече тагып эшли. Әлеге агрегат үзе үк культивацияли, чәчә һәм катоклый. Көн саен уртача алтмыш гектар чамасы җир чәчеп, нормасын арттырап үтәп бара.
- Иртәнге 6да басуда булабыз инде без. Караңгы төшкәч тә төнге 10нарга, 11нче яртыларга кадәр эшлибез, - ди Алексей.
Аңа ашлама белән орлыкларны Геннадий Мартынов чыгарып тора. Орлыкларны чәчкечкә төяү өчен махсус җайланма ясаганнар. Барлык чәчү агрегатларына да орлык төяү механикалаштырылган. Бу да эш темпын тизләтергә ярдәм итә. Кайбер хуҗалыкларда булганда тракторчылар чәчкечкә орлыкны һәм ашламаны кул белән төяп күп вакыт киткәненнән зарланалар.
Алексей быел язгы кыр эшләрен җир тырмалаудан башлаган булган. 731 гектар туңга сөрелгән җирләрдә, 150 гектар күпьеллыкларда дым каплаткан. Инде 780 гектар чәчү үткәрергә дә өлгергән иде. Язгы чәчүне төгәлләгәч, парга калдырылган басуларны эшкәртергә чыгачак. Кабат туңга сөрүгә кереп китә.
"Трудовик-орлык" - чәчүлек материал үрчетеп сата торган хуҗалык. Шуңа күрә ел саен яңа сортлы орлыклар чәчәргә тырышалар. Быел сабан бодаеның коры елны да мул уңыш бирергә сәләтле "Экадо 70", "Архат", "Ульяновская 100" кебек яңа сортларына игътибарларын арттырганнар. Басуга чыгарылганчы чәчүлек материалларны химик һәм биологик препаратлар белән эшкәртәләр. Биологик препаратлардан мизорин белән ризоторфин кулланыла. Алар үсемлекләргә һавадагы азотны үзләштерергә ярдәм итәләр. Былтыр көз Татарстан, Киров өлкәсе, Чувашстан һәм Башкортостан хуҗалыкларына 300 тонна арыш һәм көзге бодай орлыклары саткан булганнар. Язга чыккач, тагын 1100 тонна сатарга өлгергәннәр.
"АПК "Азык-төлек программасы" җәмгыяте бүгенге көндә тулы куәтенә кукуруз чәчә.
- Быел аны 3700 гектарда үстерәчәкбез. 1200 гектарын - бөртеккә суктырып алабыз. Калганын урып силоска салачакбыз. Бүгенге көндә чәчүдә алты агрегат эшли. Сөт җитештерүне арттыра торган культуралар үстерергә күчтек,- ди хуҗалыкның баш агрономы Әлфәт Талипов.
Бөртеклеләрдән арпаны 911 гектар чәчкәннәр. 93 гектарда вика да үстерәчәкләр. Кукуруз бетүгә берьеллык үләннәргә чират җитә. Суданка һәм тарыны аерым да, суданка белән виканы, бодай белән борчакны кушып та чәчәчәкләр. Арышның бер өлешен урып сенажга салырга планлаштырганнар. Аның урынына 400 гектарда суданка белән рапс чәчәргә исәплиләр. Былтыр да арышларын урып сенажга салганнар.
- Ашлык җитештерү безне кызыксындырмый. Басулар терлекчелеккә - сөт җитештерүгә эшләячәк, - ди Әлфәт Талипов.
Ә су сиптерү җайланмасы көйләнгән басуларына күпьеллыклар чәчәргә уйлаганнар. Хәзергә басуларында өч "Фрегат" җайланмасы. Киләчәктә буаларын артырып, аларны сигезгә җиткерергә уйлыйлар.
- Көнгә иллешәр гектар чәчәбез. Эшкә иртәнге 6да керешәбез. Башта туфрак эшкәртүдә катнашкан идем. Кабат сенаж салуда эшләячәкмен, - ди тракторчы Юрий Бабатьев.
Җәмгыятьтә туфрак эшкәртүдә катнаш агрегатлар да кулланыла хәзер. Алар үзләре үк культивациялиләр һәм тырмалыйлар. Аларны тагып эшләгән механизаторлар Михаил Бабиков һәм Илнар Мостафин белән дә очрашып сөйләштек. Михаил моңарчы "Мамадыш" совхозында һәм "Омар" агрофирмасында эшләгән иде. "АПК "Азык-төлек программасы"нда икенче ай гына икән әле. Тракторчылык стажы утыз елга тула аның. Илнар исә - Урта Тәкәнеш егете. Җәмгыятьтә өченче елын эшли. Механизаторларның күңелләре күтәренке.
Нет комментариев