Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Дүсмәт төбәгендә фермерлар арта

Бәхетне читтән эзләргә кирәкми - бу фикер район җитәкчесенең Дүсмәт җирлегендәге фермерлар, халык, укучылар белән очрашуларында кызыл җеп булып сузылды. -Яраткан эшендә эшләгән кеше озын гомерле була. Һөнәр сайлаганда матди ягын гына уйламагыз. Кайдадыр сагынып, туган авылга, әти-әниләр янына бер кайтып киләсе иде дип ятканчы, туган җирдә яшәү күбрәк бәхет...

Бәхетне читтән эзләргә кирәкми - бу фикер район җитәкчесенең Дүсмәт җирлегендәге фермерлар, халык, укучылар белән очрашуларында кызыл җеп булып сузылды.
-Яраткан эшендә эшләгән кеше озын гомерле була. Һөнәр сайлаганда матди ягын гына уйламагыз. Кайдадыр сагынып, туган авылга, әти-әниләр янына бер кайтып киләсе иде дип ятканчы, туган җирдә яшәү күбрәк бәхет китерер, - диде фермер Николай Павлов та Дүсмәт мәктәбендә өлкән сыйныфлар укучылары белән очрашуда.
- Бу төбәктә дә үрнәк итеп куярлык кешеләр бар. Кемнәрдер маллар асрый, кемдер теплица белән шөгыльләнә. Бөтен кеше дә "уянсын" иде. Алга таба кискен борылыш булыр, дип өметләнеп калабыз, - диде муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов та. Казаннан бер инвесторның Иске Комазан белән Дүсмәт арасындагы басуда теплица җиткерү өчен 50 гектар җир алуын, анда 150 кешегә эш урыны булачагын да сөйләде ул.
Дүсмәт авыл җирлегендә унбишләп фермер һәм шәхси эшмәкәр бар икән инде. Рәшит Һадиуллин, Рәис Нафыйков, Николай Степанов, Рөстәм Һадиуллин, Николай Павлов, Айдар Миннеханов... Авыл Советының ел йомгакларына багышланган киңәйтелгән утырышы алдыннан район җитәкчесе аларның берничәсе белән танышып чыкты. Акман авылыннан Фирүзә һәм Назыйм Гайнетдиновларның уникешәр баш мал тоткан чаклары булган. Дүсмәттә гомер кичерүче Светлана һәм Владимир Козловлар бүген биш сыер, дуңгызлар асрыйлар. Терлек азыкларын "Нократ" агрофирмасыннан хезмәт хакы хисабына да, сатып та алалар. Ай саен 6500-7000 сумлык сөт саталар. Унике авыл җирлегеннән сөт җыючы эшмәкәр Александра Миннеханова халыкның соңгы айларда аны күбрәк тапшыра башлавын әйтте. Өлкән сыйныфлар укучыларының барысы да "университетка керәм" дип,башларын катырмаулары да сөендерә. Аларның: "87нче көллиятттә укып механик булам", "Төзүче буласым килә", "Тегүчелеккә укып чыгып, үз эшемне ачарга җыенам", - дигән җаваплары ата-аналарның да, укытучыларының да туган авыллары, нигезләре турында ныклап уйлана башлаулары турында сөйли.
Безне гаҗәпләндерү авыррак. Узган ел Түбән Сон мәктәбендә инглизчә кичә үткәрү сокландырган иде. Иске Комазан бакчасында бу юлы саф татар балаларының "Золушка" әкиятен сәхнәләштереп, рус телендә акцентсыз, чиста сөйләшүләре бөтенләй гаҗәпләндерде.
Әйе, авыллар да заманнан калышмый, авылларыбызда да яңарыш башлана. Ике дистә ел буе таратканны кире кайтару озаккарак кына сузылыр.
Рөстәм Һадиуллин, эшмәкәр:
-Узган ел блоклардан 6га 30 метрлы абзар җиткердем. Республиканың яшь фермерларга ярдәм итү программасы буенча 470 мең сум акча алган идем. Бүгенге көндә сигез баш малым бар. Сыерлар санын арттыра барам. Дүрт гектар чамасы җирем бар иде инде. Тагын ике пай участогын алырга йөрим.
Николай Павлов, эшмәкәр:
-Мөгезле эре терлекләрем - 62, дуңгызлар 370 башка җитте. Көн саен 420 литр сөт савабыз. Бездә хәзер 12 кеше эшли. Былтыр аларга бер миллион 150 мең сумлык хезмәт хакы түләдек. Малларны фәнни тәлапләр буенча асрарга, ашатырга өйрәнеп беттек инде. Яшь дуңгыз балаларына "Стартер" дигән әзер катнаш азык бирәбез. Чөгендер пешереп тә ашатабыз. Сыерларга да аны берәр чиләк таратабыз. Мөгезле эре терлекләр утарында печән рулоннары тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев