Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Дәрестән соң тормыш

"Мамадыш районында төрле тәҗрибәләр тупларга, бик күп яңалыклар үзләштерергә була". Республика педагогларының август киңәшмәсендә катнашкан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әнә шундый фикер белдерде һәм кунакларга бездән үрнәк алырга тәкъдим итте. Гөлназ Мөхәммәтҗанова Шимбә көнне иртә таңнан һава торышының бозылып торуы, бөтен күкне кара болытлар каплап алуы бераз кәефне кырып...

"Мамадыш районында төрле тәҗрибәләр тупларга, бик күп яңалыклар үзләштерергә була". Республика педагогларының август киңәшмәсендә катнашкан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әнә шундый фикер белдерде һәм кунакларга бездән үрнәк алырга тәкъдим итте.

Гөлназ Мөхәммәтҗанова

Шимбә көнне иртә таңнан һава торышының бозылып торуы, бөтен күкне кара болытлар каплап алуы бераз кәефне кырып җибәрде. Чөнки шәһәребездә зур бәйрәм көтелә: республика мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең "Дәресләрдән соң мәктәп" исеме астында киңәшмәсенә республика башлыгы белән бергә ТР Президенты Аппараты, Министрлар Кабинеты вәкилләре, министрлыклар, төрле ведомстволар, предприятиеләр җитәкчеләре, югары уку йортлары ректорлары, муниципаль районнар башлыклары, урта һәм башлангыч һөнәри белем учреждениеләре директорлары, мәгариф бүлекләре начальниклары килергә тиеш. Вакыйга кысаларында кунакларны районыбызның мәгариф системасы эшчәнлеге белән таныштыру каралган һәм күпчелек чаралар ачык һавада үтәргә тиеш... Коеп яңгыр ява. Мамадыш читендәге басуга Президент вертолеты төште. Нәкъ шул вакытта кинәт кенә яңгыр туктады, кояш үзенең җылы нурларын мулдан сибеп җибәрде. Бу мизгелне могҗиза белән тиңләми мөмкин түгел иде. Республика башлыгы үзе белән барыбызга да яхшы кәеф, көләч йөз алып килде. Табигатьнең кинәт елмаюы кунакларны каршы алырга җыенган балалар өчен дә уң булды. Алар эшне "Җир әлифбасы" мәйданы белән таныштырудан башладылар. Мамадыш районы мәктәпләрнең үз тәҗрибә участокларында яшелчә-җимешләрдән мул уңыш җыеп алуы белән аерылып тора. Бакча эшләрендә авыллар гына түгел, шәһәр мәктәпләре дә актив катнаша. Юлчылар поселогы янындагы басудан бирелгән участокта алар үзләренә ел буе тукланырлык һәм сатып акча да эшләрлек уңыш әзерлиләр. Аларның барысын да күргәзмәдә тәкъдим иттеләр һәм шунда ук мәктәп коллективларының үз эшләрендә куллана торган авыл хуҗалыгы техникалары да күрсәтелде. Алга таба делегация тиздән файдалануга тапшырылачак яңа мәктәп бинасына юл тотты. Анда аларны сыйныф бүлмәләре, актлар залы, ашханә, фән кабинетлары белән таныштырдылар. Бирегә килеп белем алу мөмкинлеге булачак инвалид балалар өчен махсус кайтартылган мобиль күтәргечләрне эшләтеп күрсәттеләр. Шушы ук белем бирү йортында медиа үзәк эшлиячәк. Укучылар дәресләрдән соң массакүләм мәгълүмат чараларының эшчәнлеген өйрәнәчәк. Бу юнәлеш белән кызлар-малайлар инде хәзердән үк кызыксына башлаганнар. Кыюлыкларын җыеп, тәүге интервьюларын алар Рөстәм Миңнехановтан алдылар. "Безнең яңа мәктәбебез Сездә нинди тәэсирләр калдырды?",-дигән сорауга республика башлыгы яңа белем учагының бик ошавын әйтте һәм "журналистларга" шушы мәктәптә төпле белем алып чыгуларын теләде. Нократ яр буенда кунаклар хозурына "Универсиадага каршы" мәйданы булдырылган иде. Монда районыбызда балаларның сәламәтлекләрен кайгырту, буш вакытларын файдалы үткәрү өчен оештырылган бию дәресләре, милли, ирекле көрәш, шахмат, фигуралы һәм чаңгыда шуу, бокс, гер спорты һәм башка спорт төрләре буенча күрсәтмә чыгышлар әзерләгәннәр. Шәһәрдәге икенче санлы лицей тормышы да күпләр өчен үрнәк булды. Белем йортына кергәнче, Президент укучылар көче белән җыелган квадроциклга утырып әйләнде. Алга таба педагоглар республика мәктәпләрендә укучыларның һәм өстәмә белем бирү учреждениеләренең фәнни-техник иҗатын чагылдырган күргәзмә белән танышты. Легодан роботлар жыючы укучыларның "Буран әбиләре" курчаклары ансамбле чыгышы һәркемнең күңеленә хуш килде. Август киңәшмәсендә катнашучыларга Татарстандагы пилот мәктәбе эшчәнлеген, федераль дәүләт белем бирү стандартларын кертүдә мәгълүмати-коммуникатив технологияләр мөмкинлекләрен, "Мәктәп IT остаханәсе"н күрсәттеләр. Соңгысы әлеге белем бирү учреждениесендә шушы араларда гына эшли башлады. Биредә укучылар компьютер техникасын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнәчәк. "Татарстан Республикасында электрон мәгариф" мәгълүмати системасында гамәлгә кертелә торган "Уку әдәбиятының электрон фонды", укучыларның өлгерешен исәпкә алып бару буенча хисап рәвеше белән таныштырдылар. Бөтен республикадагы мәгълүматны бер урынга тупларга мөмкинлек бирүче бу алым электрон журналны тутыру нәтиҗәсендә барлыкка килә. ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов хәбәр иткәнчә, әлеге система бу елның беренче сентябреннән республиканың барлык мәктәпләрендә эшли башлаячак. Бу базада бүгенге көндә 6 миллионнан артык дәреслек исәпләнә. Аннан кайсы мәктәптә нинди дәреслек җитмәгәнлеген, артып калганнарын төгәл карап була. Биредә Рөстәм Миңнеханов Саба районындагы Лесхоз мәктәбендә 8нче сыйныфлар өчен физика дәреслекләре торышы белән танышты, әлеге заманча системаны кирәкле эш дип бәяләде. Интел-проектларын белем бирү һәм дәрестән тыш эшчәнлектә куллануны күрсәтеп, лицейда "чат" ярдәмендә рус теле, математика дәресләре алып бару, төрле түгәрәкләр эшчәнлеге, «Минем мәктәбемнең сәламәтлеге» ведомствоара проектының беренче этабы нигезендә кайтартылган электрон экологик картаның презентациясе күрсәтелде. Президент шулай ук Роснано мәктәбе проекты белән дә танышты. Аны Яр Чаллының 77 нче гимназиясе укытучылары һәм укучылары тәкъдим итте. Алар 2012 елда "Роснано мәктәп лигасы" бөтенроссия проектында катнашкан. Әлеге проект тикшеренүгә, технологияләргә, эшкуарлыкка, иҗатка сәләтле яшьләрне барлау һәм үстерү максатын куя. Аз комплектлы мәктәпләрдә укучыларны укытуда дистанцион технологияләрне куллану практикасы да шушы уку йортында уңышлы кулланылып килә. Биредә очрашу вакытында видеоэлемтә аша республиканың АКШта һәм Бөекбританиядә "Education First" проекты буенча стажировка узучы инглиз теле укытучылары белән аралаштылар. Бүгенге көндә районыбыздан биш чит тел укытучысы шундый стажировка үтә. 4нче мәктәптән Эльвира Кәримуллина һәм 2нче лицейдан Алия Жәлилова Президент, министр һәм күпсанлы хезмәттәшләре белән аралаша алуларына бик шат булдылар. Ә Совет урамында урнашкан мари, керәшен, татар, рус, удмурт йортларын берләштергән мәйданда кунакларны "Халыклар дуслыгы" биюе белән каршы алдылар. Делегация әгъзалары һәр милләт ишегалдында аерым тукталды. Аннан аларга "Тормыш дәресләре" тәкъдим ителде. Әлеге чараларда үзләштергән белемнәрен балалар бу көнне үзләре күрсәттеләр. Оешма-предприятиеләр, учреждениеләр тарафыннан әзерләнгән күргәзмәдә һәр коллектив турында кызлар-егетләр сөйләде. Алга таба "Бизнес-план" нигезендә җитештерелгән муллыклардан әзерләнгән ярминкә, балалар бакчалары коллективларының "Әкият иле", укучыларның кул эшләнмәләре, музейлар эшчәнлеге тәкъдим ителде. Аннан район мәдәният йортында киңәшмәнең пленар өлеше башланды. Рөстәм Миңнеханов көн тәртибенә чыгарылган теманың өстенлеген билгеләп, аңа зур игътибар бирелүен, моңа кадәр өстәмә белем бирүнең системалы рәвештә алып барылмавын, Мамадышта эшнең әйбәт куелганлыгын әйтте. Башкаларга үрнәк итеп күрсәтердәй эшләребез, балаларның дәресләрдән соңгы шөгыльләре турында муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов сөйләде. Президент, Мамадыш районында укучыларга өстәмә белем бирү буенча зур эшләр алып барылуын тагын бер кат ассызыклап, "Дәресләрдән соң мәктәп" проектын тормышка ашыруда район башлыклары да катнашырга тиешлеген әйтте. Укучыларга кирәкле әсбабларны, коралларны сатып алуда катнашуларын сорады. Аның фикеренчә, тәрбия эшен мәктәптә генә түгел, дәрестән тыш та алып бару өчен, төрле ведомстволар арасында көчләрне тупларга, бу мәсьәләгә карата бердәм фикер булдырырга кирәк һәм шул вакытта бу система үз нәтиҗәләрен бирергә тиеш. Рөстәм Миңнеханов бүгенге көндә белем бирү системасының үсә баруын, конкурентлыкка сәләтлелекнең милләт, төбәкнең белемле булуына бәйле булуын ассызыклады. Шулай ук балалар бакчаларында да мәктәпкә кирәкле булган күнекмәләр бирелергә тиешлеген әйтте. Мәгълүмати технологияләрне куллануның үсешкә алып баруын ассызыклады. Президент фикеренчә, укучыларга белем бирү генә түгел, аларны туган ягын яратырга, хезмәткә мәхәббәт уятырга, эшкуарлыкка, инновацион эшчәнлеккә өйрәтергә кирәк. Тормышы кайнап торган, дәресләрдән соң да бар көченә эшләп торган мәктәптә, һәр яктан мәгълүмат белән тәэмин ителгән белем учагында гына конкурентлыкка сәләтле балалар тәрбияләп була. Шул ук фикерне үзенең докладында Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов та ассызыклап үтте. Ул үз чыгышында республика мәктәпләрендә бердәм дәүләт имтиханнары нәтижәләренең елдан-ел яхшыра баруын, Татарстанның электрон журналларга күчү буенча Россиядә иң алдынгы урында торуын, "Дәресләрдән соң мәктәп" кысаларында иң яхшы 101 проект ачыклануын (сүз уңаеннан, әлеге исемлектә Мамадыш районының да сигез мәктәбе бар) билгеләде. Шунда ук телләр мәсьәләсенә дә аерым тукталды. Татартстанны ул "рус телен иң яхшы белүче регион" дип атаса, шул ук вакытта татар теле дәресләрен һәр балага кызыклы булырлык итеп үткәрү, һәр укучының татар телендә иркен аралашырга тиешлеген ассызыклады. Инглиз теле дә бүген дәүләт телләре белән бер дәрәҗәдә өйрәтелергә тиеш. Министр сүзләренә караганда, быел 150 укытучы чит илләрдә стажировкалар үткән булса, киләсе елга да шулкадәр үк педагогның белемен арттыру күздә тотыла. Шулай итеп, республикабызда 300 укытучы иң югары хәзерлеккә ия булачак. "Башка фән укытучылары да инглиз телен үзләштереп, үз дәресләренең бер өлешен чит телдә аңлату мөмкинлегенә ия булырга тиеш",-дип белдерде ул. Бу уңайдан Альберт Гыйльметдинов үзе дә һәркемгә үрнәк булып тора. Татарстан Республикасы белән "Educationfirst" корпорациясе арасында "Tatartown"-дистанцион белем бирү буенча "Әни теле" проектын тормышка ашыру турында килешүгә кул куйганда корпорация вәкилләре белән аралшуны залда утыручылар өчен рус теленә тәрҗемә итеп барды. Корпорация вәкиле: "ТР белән килешү төзүебезгә бик шатмын. Без күп илләр белән хезмәттәшлек итәбез, әмма сезнең төбәк күңелгә якынрак. Безнең укытучыларыбыз Татарстан педагогларына гашыйк",-дип белдерде. Әлеге килешү нигезендә, республикабыз педагоглары "Educationfirst"лыларга 2013 елның 1нче гыйнварыннан татар телен өйрәтә башлаячаклар. Утырыш ахырында Рөстәм Миңнеханов алдынгы педагогларга Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды һәм вакыйгага нәтиҗә ясап: "Педагогик җыен юкка гына Мамадышта үтми, биредә өйрәнү өчен кызыклы тәжрибәләр бик күп. Без бүген караган "Җир әлифбасы", район мәктәпләрендә үткәрелә торган "Тормыш дәресләре" проектлары тәҗрибә уртаклашырлык. Башкаларга да мондый эшләрне үзләрендә куллану комачау итмәс",-диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев