Спорт
Мамадыш хоккейчылары республикада алдынгы
Ярты елга сузылган хоккей сезонын, нигездә, төгәлләнде дияргә дә мөмкин. Бу юлысы Татарстан беренчелегендә шәһәребезнең төрле яшьтәге биш командасы чыгыш ясады. Күпләр хоккейчыларыбызның уеннарына югары бәя бирә. Моның белән килешми дә мөмкин түгел. Мамадыш уенчылары республика әһәмиятендәге шәһәрләр командалары каршында да югалып калмады.
Ринат Ризванов шәкертләре булган "Олимп-1997-98" хоккейчылары бу...
Ярты елга сузылган хоккей сезонын, нигездә, төгәлләнде дияргә дә мөмкин. Бу юлысы Татарстан беренчелегендә шәһәребезнең төрле яшьтәге биш командасы чыгыш ясады. Күпләр хоккейчыларыбызның уеннарына югары бәя бирә. Моның белән килешми дә мөмкин түгел. Мамадыш уенчылары республика әһәмиятендәге шәһәрләр командалары каршында да югалып калмады.
Ринат Ризванов шәкертләре булган "Олимп-1997-98" хоккейчылары бу сезонны икенче урында тәмамладылар. Коллектив финалда Лениногорск шәһәренең "Нефтяник" командасы белән уйнады. Көндәшләр агымдагы сезонда Идел буе беренчелегенең "Б" төркемендә җиңү яулап, югарыга - "А" төркеменә чыккан команда. Ул бары тик 1997нче елгы уенчылардан гына тора. Әлеге очрашудан соң, "Олимп" уенчысы Александр Королев беренчелекнең иң яхшы сакчысы дип танылды. Шушы коллективның әле җиңүче исемен яулау мөмкинлеге дә бар. Уенчыларыбыз Мамадыш данын Татарстан Республикасы Кубогы өчен бәйгеләрдә якларга әзерләнә.
Ә "Олимп" ир-атлар командасының ТР беренчелеге финалында беренче урын өчен Чирмешәндә җавап уенын уздырасылары калды. Мамадыш бозында хоккейчыларыбыз көндәшләреннән 3:2 исәбе белән өстен чыкканнар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев