Мәдәният
“Сак–Сок” “Иделкәем” финалында
Мамадышка балалар театрлары арасында узучы "Иделкәем" республика конкурсының зона туры килде. Әлеге этапта Шәдче халык театры, шәһәребезнең "Сәләт" курчак театры һәм Менделеевск төбәгенең "Гришкин таңнары" халык театры коллективлары катнашты.
Балалар-яшүсмерләр театрлары арасында уздырылучы "Иделкәем" республика смотр-конкурсы 13нче тапкыр оештырыла. Моңа кадәр әлеге бәйге Яр Чаллы шәһәрендә үткәрелә иде. Исеме дә...
Мамадышка балалар театрлары арасында узучы "Иделкәем" республика конкурсының зона туры килде. Әлеге этапта Шәдче халык театры, шәһәребезнең "Сәләт" курчак театры һәм Менделеевск төбәгенең "Гришкин таңнары" халык театры коллективлары катнашты.
Балалар-яшүсмерләр театрлары арасында уздырылучы "Иделкәем" республика смотр-конкурсы 13нче тапкыр оештырыла. Моңа кадәр әлеге бәйге Яр Чаллы шәһәрендә үткәрелә иде. Исеме дә башкачарак булган. Ул чагында конкурсны "Алтын битлек" дип атаганнар. Соңрак әлеге чара башкалабыз Казанга күчкән. Быел ул ике номинация буенча уза: театр коллективлары һәм курчак театры коллективлары.
Мамадыш районын быел әлеге бәйгедә ике коллектив тәкъдим итә. Шәдчедән Альбина Вәлиева җитәкчелегендәге "Сак-Сок" халык театры һәм шәһәребезнең "Сәләт" курчак театры. Соңгысы белән Оксана Губянова җитәкчелек итә.
Мамадыш зонасына шулай ук Алабуганың 3 коллективы да кергән иде. Аларның чыгышлары туган шәһәрләрендә бәяләнгән. 6 команда арасыннан финалга юлламаны Шәдченең "Сак-Сок" коллективы алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев