Мәгариф
Укучыларга авиация хакында сөйләделәр
Беренче чиратта самолетлар... Шәһәребезнең икенче санлы лицеенда бүгенге иртә авиация темасына сөйләшүдән башланды. Укучылар Казан авиация берләшмәсе экспертлары белән элемтәгә дә чыктылар. Болар хакында тулырак итеп, алдагы видеоязмада.
Уку йортының фойесында егет-кызларны очкычлардан әзерләнгән күргәзмә каршы алды. Ә актлар залында беренче авиаконструкторларның үзләре хакында сөйлиләр. Можайский фамилиясенә аерым тукталдылар. Рус...
Беренче чиратта самолетлар... Шәһәребезнең икенче санлы лицеенда бүгенге иртә авиация темасына сөйләшүдән башланды. Укучылар Казан авиация берләшмәсе экспертлары белән элемтәгә дә чыктылар. Болар хакында тулырак итеп, алдагы видеоязмада.
Уку йортының фойесында егет-кызларны очкычлардан әзерләнгән күргәзмә каршы алды. Ә актлар залында беренче авиаконструкторларның үзләре хакында сөйлиләр. Можайский фамилиясенә аерым тукталдылар. Рус эзләнүчесе очкычлар белән 1856нчы елдан кызыксына. Кошларның, һава еланнарының очу рәвешен җентекләп өйрәнә, бер үк вакытта очу аппараты төзү хакында хыяллана башлый. 1876нчы елда үзе төзегән модельләрне тәкъдим итә. Бүгенге көндә Александр Можайскийның очу аппараты кеше тарафыннан идарә ителүче беренче практика булып санала.
Укучылар мәгълүматларны тарих битләреннән генә түгел, очучы булып хезмәт иткән ветеран Рафаил Габдрахмановның үзеннән дә ишетә алдылар.
Дәреснең тагын бер кунагы белән видеоэлемтә ярдәмендә сөйләштеләр. Горбунов исемендәге "Казан авиация берләшмәсе" ААҖ эшчәнлеге хакында җитештерү бүлеге җитәкчесе Николай Муллин таныштырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев