Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ярминкәләрне яраталар бездә

Бүгенге 25 градуслы салкыннан курыкмаучылар район мәдәният йорты каршындагы үзәк мәйданга җыелды. Тәкәнеш икътисадый зонасына кергән хуҗалыклар, оешмалар мамадышлыларга авылда җитештерелгән продукцияләр тәкъдим иттеләр. Урамда караңгы. Әле сәгать телләре дә иртәнге сигезгә якынлашып кына килә. Әмма үзәк мәйданда инде чират тезелергә дә өлгергән. Санаулы минутлар эчендә өстәл өстендәге продукция яңа...

Бүгенге 25 градуслы салкыннан курыкмаучылар район мәдәният йорты каршындагы үзәк мәйданга җыелды. Тәкәнеш икътисадый зонасына кергән хуҗалыклар, оешмалар мамадышлыларга авылда җитештерелгән продукцияләр тәкъдим иттеләр.

Урамда караңгы. Әле сәгать телләре дә иртәнге сигезгә якынлашып кына килә. Әмма үзәк мәйданда инде чират тезелергә дә өлгергән. Санаулы минутлар эчендә өстәл өстендәге продукция яңа хуҗаларын табып, кәрҗиннәргә урнаша барды. Бүген биредә Түбән Тәкәнеш, Тау иле, Олыяз, Ишки, Көмеш-Күл, Никифорово, Шәмәк хезмәтчәннәре сату итте. Продукцияләрнең ассортименты мулдан иде.
Тәкәнешлеләрдән тыш, гадәттәгечә үзәк мәйданда район кулланучылар җәмгыяте, шәхси эшмәкәр Мотыйгуллин, сыр-май җитештерү комбинаты, балык заводы, икмәк кабул итү предприятиясе, КФХ-ры сату итте. Үзебезнекеләрдән тыш, күрше район шәһәрләрдән дә эшмәкәрләр бар. Мәсәлән, Илшат Хамизов Кукмарадан килгән. Бер генә ярминкәне дә калдырмыйм,- ди ул.
Кагыйдә буларак, ярминкәләрнең оештырылышын махсус комиссия дә бәяли. Бүгенге чара да искәрмә түгел иде. Район башлыгы Анатолий Иванов сәүдә нокталары белән танышканнан соң, ярминкә оештырылышын югары бәяләде.
Авыл хезмәтчәннәренең бушлай бүләкләре дә бар иде. Теләгән кеше кайнар чәйдән авыз итте, икенчеләре концерт программасын тамаша кылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев