Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Операцияләр заманча шартларда ясалачак

Мамадыш муниципаль районының үзәк хастаханәсе базасында яңа операция блогы һәм реанимация бүлеге төзелеше дәвам итә. Хастаханәнең баш табибы Дамир Хаҗиев әйтүенчә, төзелеш 2006 нчы елда ук башланырга тиеш булган. Әмма ул чакта финанс кризисы комачаулаган. Бүген исә әлеге киртәләр юк. Моңа кадәр,район халкына сыйфатлы ярдәм күрсәтү йөзеннән, үзәк хастаханә базасында...

Мамадыш муниципаль районының үзәк хастаханәсе базасында яңа операция блогы һәм реанимация бүлеге төзелеше дәвам итә. Хастаханәнең баш табибы Дамир Хаҗиев әйтүенчә, төзелеш 2006 нчы елда ук башланырга тиеш булган. Әмма ул чакта финанс кризисы комачаулаган. Бүген исә әлеге киртәләр юк.

Моңа кадәр,район халкына сыйфатлы ярдәм күрсәтү йөзеннән, үзәк хастаханә базасында яңа УЗИ, эндоскопия җиһазлары, бала тудыру бүлегенә , лабораториягә махсус җайланмалар кайтартылды. Әлеге төр яңартуга инде 30 млн сум күләмендә акча сарыф ителгән иде. Аналогик сумма исә яңа операция блогы һәм реанимация бүлеге төзелеше өчен дә каралган.
Бүгенге көндә авыруларга хезмәт күрсәтүче операция блогы һәм реанимация бүлеге биналары кулланылышка 1980 нче елда тапшырылган иде. Аның проекты гомумән дә алтмышынчы елларга карый. Бу хәзерге стандартларга җавап бирми дигән сүз. Шунлыктан, тикшерә торган органнар тарафыннан да еш кына кимчелекләр ишетелә иде.
- Реаниматолог - бик катлаулы хезмәт. Ул зур тәҗрибә, интуиция һәм җаваплылык таләп итә. Белемнәрдән тыш, критик очракта, кешенең язмышын саклап калу өчен аппаратураның да яхшы булуы кирәк. Әлегә бездә яшәүне тәэмин итүче нибары бер генә комплект җиһаз бар. Әмма бу җитми,үпкәләргә ясалма вентиляция ясар өчен каралган җиһазлар күбрәк булырга тиеш, дип ассызыклады Елена Новоселова
Замана таләпләренә җавап бирерлек яңа операция блогы агымдагы елның июль аенда кулланылышка тапшырылыр дип көтелә. Ә бүген исә биредә , "Төзүсервис" ЯАҖнең ике бригадасы эшли. Алар җәмгысе 18 кеше. Шуның 14е ташчылар.
Төзелеш эшләре 500 квадрат метр мәйданда алып барыла. Биредә өч операция өстәле урнашачак. Реанимация бүлеге дүрт урынга исәпләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев