Бүгенге көндә Мамадышның берьюлы ике мунчасында ремонт эшләре алып барыла. Бу совхоз һәм спиртзаводы мунчалары.
Мамадыш совхозындагы мунча инде 1 ел дәвамында халыкка хезмәт күрсәтми иде. Аның газ казаны сафтан чыккан булган. Моннан тыш та, 1980 нче еллар башында төзелгән бинада кимчелекләр күп иде,- ди Красногорка авыл җирлеге башлыгы Шамил...
Бүгенге көндә Мамадышның берьюлы ике мунчасында ремонт эшләре алып барыла. Бу совхоз һәм спиртзаводы мунчалары.
Мамадыш совхозындагы мунча инде 1 ел дәвамында халыкка хезмәт күрсәтми иде. Аның газ казаны сафтан чыккан булган. Моннан тыш та, 1980 нче еллар башында төзелгән бинада кимчелекләр күп иде,- ди Красногорка авыл җирлеге башлыгы Шамил Исмәгыйлев.
2010нчы елда бинаның түбәсен алыштырганнар иде. Быелның сентябрь аенда биредә төзекләндерү эшләре кабаттан җанланды. Түбә кырыен матурлап төргәннәр, барлык ишекләр яңага алышынган, түшәмне агартканнар, юыну бүлмәләре стеналары сайдинг, ә парлану бүлмәләре вагонка белән төреләчәк. Бу эшләрне Армен Галстян җитәкчелегендәге 8 кешелек бригада башкара.
- Мунчаны тизрәк кулланылышка тапшыру өчен ялларсыз эшлибез. Хәзерге көндә стеналарны төреп бетерәсе һәм буяу эшләре калып бара. Якынча бер атна эчендә эшләрне төгәлләргә ниятлибез,- ди Армен Галстян.
"Мамадышводхозстрой" җәмгыяте көче белән канализация системасы яңартылган, су керткәннәр. Биредә пар бүлмәсеннән чыгып чәйләп алырга да мөмкин булачак. Моның өчен махсус бүлмә җиһазландырыла. Котельныйга ике газ казаны урнаштыру күз уңында тотыла. "Әгәр газчылар үзләренә йөкләнгән эшләрне озакка сузмасалар, тиздән мунча беренче клиентларын кабул итәчәк,"-диләр. Төзүчеләр бинаның нигез кырыйларын бетон белән ныгытып чыккан, мунча тирәсен төзекләндерү дә күз уңында тотыла. Элек атнаның бер көнендә ир-атлар, икенчесендә хатын-кызлар юына иде биредә. Ремонттан соң берьюлы ике бүлектә утызлап кеше юынып чыга алачак. Красногорка авыл җирлеге башлыгы Шамил Исмәгыйлев әйтүенчә, бүгенге көндә ул җитәкчелек иткән төбәктә 3600 дән артык кеше гомер кичерә. Бу сан якын киләчәктә тагын үзгәрәчәк. Яңа төзелешләр шул хакта сөйли. Димәк, мунчага сорау да бермә-бер арта.
Спиртзаводы мунчасында да эшләр озакка сузылмаячак дип ышандыралар. Биредә Ишхан Никогосян бригадасы егетләре хезмәт куя. Август аенда түбәсен яңартканнар, стенаның эчке ягы вагонка һәм сайдинг белән төрелә, тәрәзәләр яңага алышыначак. Тышкы стенаны профнастил белән төрү күздә тотыла. Быелдан әлеге ике бина да "Мунчалар" муниципаль унитар предприятиесе карамагына тапшырыла. Аның җитәкчесе Рәүф Фатыйхов сүзләренә караганда, әлеге ике мунчада да юыну бәяләре шәһәрнеке кебек булачак. Фаразлауларынча, биналарны кулланылышка тапшыру шушы ай азагында көтелә.
Нет комментариев