Мамадышның ир–атлар хоккей командасы көмеш медальле булды
"Олимп"ның ир-атлар командасы сезонны икенче урында төгәлләде. Финалда безнекеләр Байлар Сабасы районы Лесхоз бистәсенең "Тимерхан" командасы белән очрашты. Мамадышта узган беренче уен 4:3 исәбенә көндәшләр файдасына тәмамланды. Лесхоз бистәсендә боз хуҗалары "Олимп"ны 6:3 исәбе белән бирелдереп, Татарстан беренчелегенең "А" дивизионы җиңүчесе булдылар. Беренчелек нәтиҗәләре буенча безнең Рамил Ногманов, иң яхшы...
"Олимп"ның ир-атлар командасы сезонны икенче урында төгәлләде. Финалда безнекеләр Байлар Сабасы районы Лесхоз бистәсенең "Тимерхан" командасы белән очрашты. Мамадышта узган беренче уен 4:3 исәбенә көндәшләр файдасына тәмамланды.
Лесхоз бистәсендә боз хуҗалары "Олимп"ны 6:3 исәбе белән бирелдереп, Татарстан беренчелегенең "А" дивизионы җиңүчесе булдылар. Беренчелек нәтиҗәләре буенча безнең Рамил Ногманов, иң яхшы капкачы, дип танылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев