“Зебра“ны үзең кабызасың
“Яшьлек“ скверы янында юлга светофор куйдылар. Әмма анда һәрвакыт яшел ут янып тора. Ни өчен куйганнар соң аны? Сәлимә Әскәрова, Мамадыш шәһәре.“
Дөрестән дә, быел көз башында светофор урнаштырдылар анда. Ә юл аркылы чыгарга теләгән җәяүлеләр, сквер ягына узганда да, кире чыкканда да, һаман машина ташкыны узып беткәнен көтеп тора. Кайчагында, алар беткәнче, шактый басып торасың.
Ә бит анда халык күбрәк бала-чага белән йөри. Ата-аналарыннан башка футбол уйнарга, тренажерларда шөгыльләнергә, сквер тирәли йөгерергә төшүче укучылар да шактый була. Тик күпләр, юл аркылы чыгу, кызыл ут яндырып машиналар ташкынын туктату өчен, әлеге светофорның махсус кнопкасы булганын һаман аңлап бетерми әле. Бөтен кеше дә күрерлек һәм файдаланырлык биеклеккә көйләнгән ул, югыйса. Ике яктагы светофорда да бар. Үзең кнопкага басмыйча, кызыл уты янмый аның.
Эшләү принцибы бик гади: үзеңә кирәк вакытта кабызасың да, юл аркылы чыгып китәсең. Ә туктарга теләмәгән шоферларга ЮХИДИ хезмәткәрләре административ чаралар күрәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев