Казан мәктәпләрендә ата-аналар татар телен укытуны сорап гариза яза
Казанның 34 нче номерлы татар-рус мәктәбе директоры урынбасары Нурия Гыймадиева сүзләренчә, татар теле дәресләрен кире кайтаруны сорап, мәктәп җитәкчелегенә ата-аналардан 60-70 гариза килеп ирешкән.
Бу хакта ул "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалында чыга торган "Адымнар" тапшыруының соңгы чыгарылышында телеканал корреспондентына белдерде.
"Бу кыска гына арада эшләнгән эшләр. Әти-әниләр аларны аңлап та бетермәде", - ди директор урынбасары.
Фото: Султан Исхаков
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев