КЫШКЫ ЯЛЛАР
КЫШКЫ КАНИКУЛ вакытында шәһәр мәктәпләре базасында оешкан лагерьларда 200дән артык бала ял итте. Дүртенче мәктәпнең "Солнышко" лагерена күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр тупланды. "Аларга ике тапкыр ашау, мавыктыргыч уеннар, спорт чаралары әзерләнде. Балалар бик теләп йөрделәр,"-ди лагерь җитәкчесе Миләүшә Гыймадиева. Беренче санлы мәктәпнең "Мультиландия" лагере укучылары үзләрен...
КЫШКЫ КАНИКУЛ вакытында шәһәр мәктәпләре базасында оешкан лагерьларда 200дән артык бала ял итте. Дүртенче мәктәпнең "Солнышко" лагерена күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр тупланды. "Аларга ике тапкыр ашау, мавыктыргыч уеннар, спорт чаралары әзерләнде. Балалар бик теләп йөрделәр,"-ди лагерь җитәкчесе Миләүшә Гыймадиева. Беренче санлы мәктәпнең "Мультиландия" лагере укучылары үзләрен иҗади яктан сынадылар. Ә өченче санлы мәктәптә оешкан лагерьга республика олимпиадаларында районыбыз данын якларга тиешле балалар һәм белемнәрен тагын да тирәнәйтергә теләгән укытучылар җыелды. Алар белән өч көн дәвамында Яр Чаллы педагогия институты укытучылары шөгыльләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев