Куркынычсызлык турында сөйләшү артык булмый
Безнең белем бирү учреждениесендә укучыларның тормышын саклау буенча оештырылучы чаралар балаларның тормыш шартларына яраклашуы өчен мөһим булган махсус белемнәрне һәм шәхес сыйфатларын формалаштыруга юнәлтелә. Тормышта төрле хәлләр була. Әгәр без куркыныч хәлләрдән чыгу юлларын өйрәнгәнбез икән, андыйга юлыккан очракта, курку хисенә бирелмичә, тиешле юнәлештә эш итә алачакбыз. Урамда, юлда үз-үзеңне...
Безнең белем бирү учреждениесендә укучыларның тормышын саклау буенча оештырылучы чаралар балаларның тормыш шартларына яраклашуы өчен мөһим булган махсус белемнәрне һәм шәхес сыйфатларын формалаштыруга юнәлтелә.
Тормышта төрле хәлләр була. Әгәр без куркыныч хәлләрдән чыгу юлларын өйрәнгәнбез икән, андыйга юлыккан очракта, курку хисенә бирелмичә, тиешле юнәлештә эш итә алачакбыз. Урамда, юлда үз-үзеңне дөрес тоту, юлда йөрү, янгын куркынычсызлыгы, суда үз-үзеңне тоту, көнкүреш приборларыннан дөрес файдалану, террорчылык актлары куркынычы янаганда саклану чараларын күкү кагыйдәләрен өйрәтү - VIII төрдәге коррекцияләү торак-мәктәбе укытучысының төп бурычларыннан берсе. Безнең уку йортында тормыш иминлеге нигезләрен өйрәтү аерым фән буларак каралмаган. Укучылар белемнәрне төрле дәрәҗәдә, төрле тизлектә һәм төрле алымнар ярдәмендә үзләштерәләр.Шунлыктан дәрес гадәти рәвештә генә алып барылмыйча, төрле формаларда үтәргә мөмкин. Мәсәлән, уен-дәрес формасында. Ягъни, баладан практик күнекмәләр, үзен тикшереп карап, шунда ук ялгышларын төзәтү мөмкинлеге бирә торган дәрес. Аерым очракларны "сәхнәләштереп", балалар мондый хәлдән чыгу юлларын табарга, аннан боларны тормышта да кулланырга өйрәнәләр. 5-9нчы сыйныфларда социаль-көнкүреш ориентлашу курсын биргәндә, һәр дәрес саен, темасын истә тотып, укучыларга техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен кабатлыйм. Психология фәнендә шундый төшенчә бар: кечкенә балага шнур бәйләргә өйрәнү өчен бу эшне 200 тапкыр башкарырга кирәк! Ничек уйлыйсыз, коррекцияләү торак-мәктәбе укучысына тормыш куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү өчен аларны 1-3 мәртәбә кабатлау җитәме?! Бу эш педагоглар һәм әти-әниләр ягыннан аеруча зур игътибар, таләпчәнлек, мөмкинлекләре чикләнгәннәргә карата кайгыртучанлык һәм сабырлык таләп итә.
Мария Альманова, VIII төрдәге коррекцияләү торак-мәктәбе укытучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев