Хезмәт тәрбиясе укытучыларның быелгы август конференциясендә үзәктә булачак. Мамадышлыларның бу яктан сөйләрлек сүзләре күп.
Мәктәпләребезнең барысы 60 уку-тәҗрибә участогы бар, алар 58,2 гектар мәйдан били. Район җитәкчелегенең ярдәме белән, республиканың махсус программасына кертеп, 10 сугару җайланмасы кайтарылган иде. Яшелчәләрне су сиптереп үстерү өчен, 191 гектар җирне арендага алдылар. Ун мәктәп...
Хезмәт тәрбиясе укытучыларның быелгы август конференциясендә үзәктә булачак. Мамадышлыларның бу яктан сөйләрлек сүзләре күп.
Мәктәпләребезнең барысы 60 уку-тәҗрибә участогы бар, алар 58,2 гектар мәйдан били. Район җитәкчелегенең ярдәме белән, республиканың махсус программасына кертеп, 10 сугару җайланмасы кайтарылган иде. Яшелчәләрне су сиптереп үстерү өчен, 191 гектар җирне арендага алдылар. Ун мәктәп куяннар, алтысы-мөгезле эре терлек үстерү белән дә шөгыльләнә. Былтыр белем бирү учреждениеләребез тарафыннан барысы 22 миллион сумлык акча эшләнгән. Соңгы елларда, бизнес-планнарын тормышка ашыру юнәлешендә, Җөри мәктәбе аеруча нәтиҗәле шөгыльләнә. Былтыр биредә 945 мең сумнан артыграк акча эшләделәр. Бер укучыга 9 мең сум чамасы, дигән сүз бу. Олыяз авыл хуҗалыгы лицее яшелчәчелек белән шөгыльләнеп кенә калмый, мөрәҗәгать итүчеләргә техника белән дә булышып тора. Келәүш кебек, авылларындагы буш пуҗымнарны алып, аларда бәрәңге, кишер, чөгендер үстерүче мәктәпләр дә бар. Быелгы эшләре белән дә таныштыруларын үтенеп район мәгариф бүлеге начальнигы Вәзир Фәизовка мөрәҗәгать иттек.
-Балаларыбыз кече яшьтән эшләргә өйрәнеп үсә. Һәр белем бирү учреждениесе үзенең бизнес-планы аша күбрәк акча эшләргә тырыша. Безнең тәҗрибә белән Татарстан районнары мәктәпләре генә түгел, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы да кызыксына башлады. 2нче лицей һәм Красная Горка мәктәбе җитәкчеләре Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл шәһәрендә узган А.С.Макаренко исемендәге Х Халыкара конкурста катнашып, чыгышлар ясап кайттылар. Үстергән бөтен яшелчә һәм җиләк-җимеш укучыларыбыз өчен тотыла бит. Аларны сатканнан кергән акчалар да мәктәп ихтыяҗларына эшли. Мәктәп яны участокларыннан җыелган карлыганнардан, кура җиләкләреннән, кыш укучыларның менюларына кертү өчен, компотлар һәм вареньелар әзерләп куелган инде. Бүген төрле салатлар ясый башладылар. Арендага алынган, сугарылучы 191 гектарда бәрәңге (164 гектары), кишер, чөгендер, суган, кәбестә үстерәбез. Шәһәр мәктәпләренең дә хәзер 40 гектар җирләре бар. Аның 24 гектарында-бәрәңге, 10 гектарында кишер һәм чөгендер. 6 гектарына бөртекле культуралар чәчкән идек. Галимнәр, игенчелек белгечләре катнашында мөгаллимнәребез һәм укучыларыбыз аларда төрле тәҗрибәләр үткәрәләр. Карабодай, арпа һәм бодайның төрле сортлары чәчелгән. Аларга минераль ашламалар төрле күләмнәрдә кертелә. Орлыкка, чәчүлекләргә биологик һәм химик препаратларның тәэсирен дә тикшерәбез. Барысы да махсус журналларга теркәлеп барыла һәм уңышны җыеп алгач анализлана. Бу эшне былтыр ук башлаган идек. Фәнни эш белән шөгыльләнү укучыларның җитдилеген дә арттыра. Бөртекле культуралар санитар ролен дә үтиләр бит. Киләсе елда алар урынына яшелчәләр чәчелгәндә чүп үләннәр азрак була. Тиздән Мамадышта, Чаллыда һәм Казанда ярминкәләр башлана. Барлык мәктәпләребез дә аларга үзләренең яшелчәләрен, салатларын чыгара башлаячаклар. Шәһәр халкы аларны көтә инде,-дип сөйләде ул.
Минневәрис Мингалиев
Шәһәр мәктәпләренең тәҗрибә участогында.
Нет комментариев