Янгынчылар мәнфәгатендә
Район прокуратурасы тарафыннан авыл җирлекләре башлыкларының карар проектларына уңай нәтиҗә чыгарылды. НИЯЗ СӘЙФЕТДИНОВ, район прокуроры ярдәмчесе Район прокуратурасы тарафыннан авыл җирлекләре башлыкларының "Социаль ориентлашкан иҗтимагый янгыннан саклану берләшмәләрен һәм ирекле янгынчыларны өстәмә кызыксындыру чаралары турында" карар проектлары өйрәнелде. Әлеге карарлар проектлары белән, ирекле янгын сакчылыгын үстерү өчен, иҗтимагый берләшмәләргә һәм...
Район прокуратурасы тарафыннан авыл җирлекләре башлыкларының карар проектларына уңай нәтиҗә чыгарылды.
НИЯЗ СӘЙФЕТДИНОВ,
район прокуроры ярдәмчесе
Район прокуратурасы тарафыннан авыл җирлекләре башлыкларының "Социаль ориентлашкан иҗтимагый янгыннан саклану берләшмәләрен һәм ирекле янгынчыларны өстәмә кызыксындыру чаралары турында" карар проектлары өйрәнелде. Әлеге карарлар проектлары белән, ирекле янгын сакчылыгын үстерү өчен, иҗтимагый берләшмәләргә һәм ирекле янгынчыларга салымнар һәм җыемнар түләгәндә ташламалар карала, аларны янгыннарны сүндерүгә, авария-коткару эшләренә, янгын вакытында кешеләрне һәм милекне коткаруга тарту өчен мәҗбүри шәхси иминиятләштерү каралган. Прокуратура мондый карарларны кабул итү һәм тормышка ашыру ирекле янгынчыларны, ирекле янгын сагы хезмәткәрләрен хокукый һәм социаль яклауның нәтиҗәле механизмы булачак; районның янгын куркынычсызлыгына уңай йогынты ясаячак, дип саный. Проектларның тагын да югарырак юридик көчкә ия хокукый актлар нормаларына туры килүләрен тикшергәндә, каршылыклар ачыкланмады, шуңа күрә, район прокуратурасы тарафыннан аларга уңай нәтиҗә чыгарылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев