Мәҗбүри эшләр
"Россия Федерациясе Җинаять кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закончалык актларына үзгәрешләр кертү турындагы" 2011 елның 7нче декабрендәге 420-ФЗ санлы Федераль закон нигезендә РФ Җинаять-башкарма кодексына өстәлгән 8.1 санлы "Мәҗбүри эшләр рәвешендә җәзалар үтәтү" бүлегендә әлеге җәза төренең урыннары һәм тәртипләре күрсәтелә. Мәҗбүри эшләр рәвешендәге җәзаларны үтәтү урыны итеп РФ субъектлары...
"Россия Федерациясе Җинаять кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закончалык актларына үзгәрешләр кертү турындагы" 2011 елның 7нче декабрендәге 420-ФЗ санлы Федераль закон нигезендә РФ Җинаять-башкарма кодексына өстәлгән 8.1 санлы "Мәҗбүри эшләр рәвешендә җәзалар үтәтү" бүлегендә әлеге җәза төренең урыннары һәм тәртипләре күрсәтелә. Мәҗбүри эшләр рәвешендәге җәзаларны үтәтү урыны итеп РФ субъектлары территориясендә тоткын яшәгән төзәтү үзәкләре билгеләнә. Шулай ук төзәтү учреждениеләрендә төзәтү үзәкләре буларак изоляцияләнгән участок булдыру да карала. Төзәтү эшләренең сроклары тоткынның төзәтү үзәгенә килгән көненнән билгеләнә башлый. Тоткыннар төзәтү эшләрен төзәтү үзәге кайда җибәргән булса, шунда башкарырга тиеш. Төзәтү эшләре рәвешендә җәза алганнар төзәтү үзәкләре территориясендә яши. Үзенә тәкъдим ителгән эштән баш тартырга аның хакы юк. Мәҗбүри эш чорында тоткынга ул эшли торган оешма тарафыннан елга бер мәртәбә 18 көн дәвамына түләүле отпуск бирелә. Шул ук вакытта, әлегедәй отпуск эш белән тәэмин ителмәгән тоткыннарга бирелми. Мәҗбүри эш рәвешендә җәза үтәүчегә яхшы тәртип һәм эшкә җаваплы караган өчен "бүләк" каралган. Ул рәхмәт, алдан билгеләнгән җәзаны вакытыннан алда кире алу, ял һәм бәйрәм көннәрендә төзәтү үзәге урнашкан муниципаль берәмлек чикләреннән чыкмый гына үзәк территориясеннән чыгу формасында бирелергә мөмкин.
Линар Әскәров, район прокуроры урынбасары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев