Яшәгәннәр ди, булганнар ди...
Менә шулай 5 ел яшәлгән Соңгы вакытта районыбызда бик күп үзгәрешләр булды. Шәһәр һәм район күп юнәлешләр буенча республикада лидер санала. Йортлар, социаль инфраструктура объектлары сафка баса, төзекләндерү буенча күп эшләр башкарыла, тормыш сыйфаты яхшыра... Ә саннар ни сөйли? Без кечкенә генә тикшерү уздырып алдык. Менә нәрсә килеп чыкты. Халык...
Менә шулай 5 ел яшәлгән Соңгы вакытта районыбызда бик күп үзгәрешләр булды. Шәһәр һәм район күп юнәлешләр буенча республикада лидер санала. Йортлар, социаль инфраструктура объектлары сафка баса, төзекләндерү буенча күп эшләр башкарыла, тормыш сыйфаты яхшыра... Ә саннар ни сөйли? Без кечкенә генә тикшерү уздырып алдык. Менә нәрсә килеп чыкты.
Халык
2007нче елда без 45320 кеше булганбыз. 2011нче елда статистик мәгълүматлар 44417 гражданны күрсәтә. Күбрәк бала тудыра башлаганнар. Моннан 5 ел элек районда 408 сабый дөньяга килсә, 2011нче елда 571 нарасый аваз салган. Кече Ватаны белән хушлашучылар 2007нче елда 988 кеше булса, узган ел аларның саны 1245кә җиткән. Агымдагы ел аерылышучылар саны күп булуы белән шаккаттыра. Быелның 8 аенда инде 75 гаилә таркалырга өлгергән, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 16га күбрәк.
Мәдәният "Мәдәниятне-халыкка!" ХХ гасыр башындагы бу мәгълүм лозунгны хәзерге көнгә кайтарсак, бер дә комачауламас. Чаралар аз уздырылмый, ләкин соңгы бишьеллыкта шактый югалтулар күзәтелә. Китапханәләр саны 4 берәмлеккә кимеп, 53кә калган. Клублар да әзәйгән: 82дән (2007 ел) 76га (2011 ел) әйләнгән.
Криминал Соңгы 5 елда Мамадыш районында 1087 кеше хөкемгә тартылган. 2008нче елда 455 җинаять кылынып, криминал югары ноктага җиткән. Узган ел чагыштырмача "тыныч" узган. Теркәлгән җинаятьләр саны-287. Иң резонанслы җинаять эше-Берсут поселогында моннан 10 ел элек кылынган үтерүчене табу. 2000нче елның октябрь аенда Орлов С.А һәм Сямкин С.И үзара сугыша башлыйлар. Нәтиҗәдә Орлов С.А. көндәшенә авыр тән җәрәхәтләре ясый һәм үтерә. Мәетне төнлә белән ял йорты янындагы коега яшерә, икенче көнне Чулман елгасына батыра.
Авыл хуҗалыгы
Чәчү мәйданы 80802 гектар булган, хәзер 92649 гектар тәшкил итә. Гаҗәп, әмма факт-2007нче һәм 2011нче елларда җыеп алынган уңыш бер төсле-гектардан 27,8 центнер. Соңгы бишьеллыкта иң зур уңыш 2008нче елга туры килә-30,9 ц/га. Җәмәгать һәм шәхси секторда да терлекләр саны арткан. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү 2 тапкыр кимеп, 1 млрд.561 млн. сум тәшкил итә.
Торак
Якташларыбыз торак шартларын яхшыртуын дәвам итә. 2011нче елда авария хәлендәге 38 йортта яшәүче 398 кеше яңа фатирларга күчте. Баракларның гомуми мәйданы 5165,25 квадрат метр тәшкил итә иде. Аларга түләнгән компенсация 100 млн. сумга төште. Торак белән тәэмин итү күрсәткече дә яхшырды. 2007нче елда районыбызда җан башына 21,2 квадрат метр торак туры килсә, 2011нче елда әлеге сан-23,3. Эксплуатациягә тапшырган торак мәйданы моннан биш ел элек 22639 квадрат метр булса, узган ел 25930 квадрат метр тәшкил итә.
Икътисад Икътисад әйләнеше 5,6дан 7,4 млрд сумга кадәр үскән. Инвестицияләр күләме дә арта: 1482 млн.сумнан < 1710 млн. 2011нче елда районның консолидар бюджеты кинәт үсеп 890 млн. сум тәшкил иткән. Моннан 5 ел элеккеге белән чагыштырганда бу саллы күрсәткеч-606,9 млн. Соңгы 5 елда уртача хезмәт хакы 6796дан 11715 сумга, ягъни 2 тапкыр диярлек үскән. Эшсезлек 2 тапкырга кимегән (саннар шулай сөйли).
Эшмәкәрлек Бу өлкәдә барлык юнәлешләрдә дә үсеш күзәтелә: бизнес даирәсендә эшләүчеләр дә, салым түләүчеләр саны да арткан. Кече предприятиеләр 197дән 218гә җиткән. Эшмәкәрләрнең күплеге буенча рекорд 280нче елда куелган: 280 кеше. "Үзмәшгульлек" программасы буенча теркәлгән күп кенә шәхси эшмәкәрләр эшләрен япты (бизнес җиңел эш түгел, һәркемнеке барып чыкмагандыр инде). Әлеге өлкәдә айлык уртача эш хакы соңгы 5 елда 164 процентка үскән һәм 9500 сум тәшкил итә. Кече бизнестан НДФЛ буенча район бюджетына кертемнәр моннан 5 ел элек 3 млн. 575 мең сум булса, 2011нче елда бизнес казнага 22 млн. 399 мең сум акча кертеп, җирле бюджетны шактый тулыландырды.
Пенсионерлар Узган бишьеллыкта пенсионерларның саны кимемәгән, ә уртача пенсия күләме шактый арткан. 2007нче елда районыбызның 14453 пенсионеры ай саен үз бюджетларын 3241 сумга тулыландырган. Узган ел 13973 өлкән якташыбыз шактый баеган. Бүгенге көндә уртача пенсия -7004 сум.
Мәгариф Мәктәпләр саны 81 булган, хәзер-60. Балалар бакчалары һәм гомуми белем бирү учреждениеләре дә, анда укучылар саны да азайган! 2007нче елда район мәктәпләрендә 5956 укучы гыйлем алса, узган ел -5095. Шатлыклы фактны да сезгә җиткерәбез: балалар бакчасына йөрүчеләр саны (безгә мәгълүм сәбәпләр аркасында) 1627дән (2007нче ел) 1766га кадәр (2011нче ел) арткан.
Сәламәтлек Әлеге өлкәдә бик күркәм яңалык бар. Соңгы бишьеллыкта без яшәү дәвамлылыгын 68дән 71 яшькәчә җиткергәнбез, ягъни 3 елга арттыра алганбыз. Медицина хезмәткәрләренең штаты 481дән 437гә кадәр кыскарган. Медицина учреждениеләренең саны шул килеш. Үлемгә китергән сәбәпләр булып беренче урында йөрәк-кан тамырлары, икенче урында тышкы сәбәпләр (сынулар, аварияләр), өченче урында онкология авырулары тора. Медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә кимегән. 2007нче елда табиблар кабул итүен 230 мең кеше узса, узган ел бу сан-212 мең. Онкологиядән вафат булучылар саны 64тән (2007нче ел) 50гә (2011нче ел) кимегән.
Статистика, территорияне үстерү, район үзәк хастаханәсе, РФ Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча бүлекләреннән алынган мәгълүматлар буенча Светлана Ханова әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев