Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рубрики газеты на татарском

Мамадышта терлек азыгы әзерләү бара

Районыбызның агросәнәгать тармагына караучы оешмаларына һәм фермерлык хуҗалыкларына алдагы кышлату чоры өчен якынча 18645 тонна печән әзерләргә кирәк. Рәсми мәгълүматлар буенча, бүгенге көнгә шуның 220 тоннасы тупланган. Ягъни, 1,2 % дигән сүз. "Трудовик-орлык", "Тәкәнеш", "Нократ" агрофирмалары, "Азык-төлек корпорациясе" җәмгыяте быел беренчеләрдән булып печән әзерләү сезонын башлап җибәрделәр. Трудовиклылар иң элек...

Районыбызның агросәнәгать тармагына караучы оешмаларына һәм фермерлык хуҗалыкларына алдагы кышлату чоры өчен якынча 18645 тонна печән әзерләргә кирәк. Рәсми мәгълүматлар буенча, бүгенге көнгә шуның 220 тоннасы тупланган. Ягъни, 1,2 % дигән сүз.

"Трудовик-орлык", "Тәкәнеш", "Нократ" агрофирмалары, "Азык-төлек корпорациясе" җәмгыяте быел беренчеләрдән булып печән әзерләү сезонын башлап җибәрделәр. Трудовиклылар иң элек Отарка янындагы 40 гектар мәйданны биләүче "козлятник" басуын чабып һәм җыеп алган. Терлек азыгын пресслап, комплекска ташып куйдык, ди хуҗалыкның баш агрономы Ленар Шәрифуллин.

"Трудовик-орлык" агрофирмасында терлек азыгы үсүче мәйданнар 1500 гектарны тәшкил итә. Моннан тыш, хуҗалык хезмәтчәннәре печәнне болыннан да әзерләячәк. Әлеге кампаниядә барлыгы 5 чапкыч һәм 1 комбайн катнашачак. Печәнне пресслау белән ике техника шөгыльләнер дип көтелә.

Хуҗалык механизаторы Наил Хәлитов агросәнәгать тармагында 1991нче елдан. Соңгы ун елын "Трудовик"та хезмәт куя. Печән өстеннән читтә калган юк, диде ул.

-Быел һава торышы коры инде, шунысы гына проблемалы. Печәннәргә күтәрелеп китәргә яхшы яңгыр кирәк. Эшкә килгәндә, куелган бурычларны үтибез. Беренче ел гына түгел, печән чабу минем өчен күптәннән таныш.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә "Тәкәнеш" агрофирмасы хезмәтчәннәре 120 тонна, "Нократ" агрофирмасы 50 тонна, "Азык-төлек корпорациясе" 30 тонна һәм "Трудовик-орлык" коллективы 20 тонна печән әзерләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев