Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рубрики газеты на татарском

Мамадышта исерек хәлдә руль артына утыручылар 1,5 тапкырга арткан

Соңгы ун елда районыбызның автопаркы 2,5 тапкырга артып, бүгенге көндә төбәгебездәге автотранспорт саны 12 меңнән артып китә. Ел башыннан Мамадыш территориясендә 712 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аңа кадәрге чор белән чагыштырганда, үлүчеләр саны дүрт кешегә, авыр җәрәхәт алучылар 8%ка кимегән. Бу хакта бүген эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айрат Баһауов район Советы...

Соңгы ун елда районыбызның автопаркы 2,5 тапкырга артып, бүгенге көндә төбәгебездәге автотранспорт саны 12 меңнән артып китә. Ел башыннан Мамадыш территориясендә 712 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аңа кадәрге чор белән чагыштырганда, үлүчеләр саны дүрт кешегә, авыр җәрәхәт алучылар 8%ка кимегән. Бу хакта бүген эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айрат Баһауов район Советы утырышында хәбәр итте.
Узган ел белән чагыштырганда, ЮХИДИ хезмәткәрләре "кармагына" исерек хәлдә руль артына утыручылар 1,5 тапкырга, каршы як полосага чыгучылар 2 тапкырга һәм тизлекне арттырырга яратучылар 7 тапкырга күбрәк эләккәннәр.
Шәһәр эчендә иң куркыныч участок дип, Ленин һәм Тукай урамнары киселешкән чат атала. Ел башыннан анда 37 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Икенче урында Домолазов һәм Толстой урамнары киселеше. Анда 31 һәлакәт теркәлгән. Аларга китергән төп сәбәп дип, светофорлар булмавын әйтәләр. Сүз уңаеннан, аның бер комплекты (4 светофор) 2,5 миллион сум тора.
"Тизлек режимын бозучылар санының артуы КРИС җиһазларының тиешле санда булмавы нәтиҗәсендә",- ди Айрат Баһауов. Аларның бер комплекты бүгенге көндә 800 мең сум тора.
Чагыштыру өчен, күрше район үзәкләрендә КРИСлар 3-4 урыннарда эшли икән.
Район башлыгы бу мәсьәләләрнең әһәмиятен ассызыклап, әлеге максатлар өчен финанс чаралары табылачагын әйтте. "Светофорлар беренче чиратта Домолазов һәм Толстой урамнары киселешенә куелачак",- диде Анатолий Иванов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев